Хыяллар тормышка ашар вакыт

2013 елның 15 марты, җомга
Хыяллар тормышка ашар вакыт
Әңгәмәдәшебез — Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе А.Ә. Борһанов.
– Алмаз Әгъзәмович, әле уку елы тәмамланырга шактый вакыт калса да, чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти–әниләре киләчәктә нинди һөнәр сайлау турында уйлый. Сез нинди киңәш бирер идегез?
— Бала вакытта кем генә җилкәсенә йолдызлар тегелгән хәрби киемнән урамнан горур атлап үтүен күз алдына китермәде икән? Киләчәккә һөнәр сайлаганда һәркем үзенең теләгеннән һәм белем дәрәҗәсеннән чыгып эш йөртә, бала вакыттагы хыяллар искә төшә. Киләчәккә ышаныч белән караучы ир–егетләр өчен хәрби училищеларның ишекләре һәрвакыт ачык.
— Керү шартлары бик кыенмы?
— Югары хәрби училищеларда укырга теләүчеләрнең аттестатларында “өчле”ләр булмаска, үзләре һәм якыннары хөкем ителмәгән булырга тиеш. Физик яктан сәламәт, уңай характеристикага ия булулары мөһим шарт. Нинди белгечлек сайлауларына карап, рус теле, математика, җәмгыять белеме яки физикадан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча кабул ителәләр.
— Югары хәрби училищеларның башка уку йортларыннан өстенлекләре нидә?
Аларда укучылар өс киемнәре белән тәэмин ителә, көнгә өч тапкыр бушлай ашату каралган. Кыш һәм җәй айларында 15 һәм 30 тәүлек каникул яллары бирелә, ял вакытларында кайту–килү елына бер тапкыр бушлай. Җәйге ялга киткәндә бер хезмәт хакы күләмендә матди ярдәм бирелә.
Балалары хәрби училищега кергән әти–әниләрнең күңелләре тыныч була, укучылар ышанычлы кулларда. Укуның беренче елында алар армия тормышына өйрәнсәләр, икенче курста РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзелеп, аларга айга 10–12 мең сум хезмәт хакы түләнә башлый.
Әлеге уку йортларын тәмамлаучылар, хәрби белгечлек белән бергә гражданлык белгечлеге дә алалар. Алар беркайчан да эшсезлек проблемасы белән очрашмаячак. Укуларын тәмамлап (5 ел укыйсы) 10 ел хезмәт иткәч, фатир белән тәэмин ителәләр, хезмәт итү вакытында айлык хезмәт хаклары 50 мең сумнан ким түгел.
Кемдер укырга керү имтиханнарын тапшыра алмый икән, армиягә алу срогы кичектерелеп, башка уку йортына керү мөмкинлеге бирелә.
— Шушы уңайдан контракт буенча хәрби хезмәт турында да әйтеп үтсәгез иде.
— Россия Федерациясе Кораллы Көчләрен реформалау барышында контракт хезмәтенә зур өстенлек бирелә. Хәрби техниканың яңа буыны югары әзерлекле хезмәт күрсәтүне таләп итә. Кораллы Көчләр яңадан элеккеге куәтен торгыза, аларга белемле, әзерлекле кешеләр кирәк.
Контракт буенча хәрби хезмәт — ирекле хезмәт. РФ гражданины Саклану министрлыгы белән контракт төзи, аерым шартларда хәрби хезмәт үтү турында йөкләмә ала.
Контракт буенча хәрби хезмәткә алынырга теләүче гражданин исәптә торган хәрби комиссариатка яки турыдан–туры хәрби частька гариза бирә. Булачак контрактчының сәламәтлеге бик нык булырга тиеш. Хезмәт итәчәк гаскәр төренә карап та сәламәтлек буенча аерым таләпләр бар. Билгеле инде, закон ягыннан да бар да тәртиптә булырга тиеш.
— Хәзерге вакытта нинди хәрби частьларга туплау бара?
— Татарстан Республикасында бүгенге көндә Самарадан 30 км ераклыкта урнашкан Рощинск гарнизонындагы РФ тынычлык саклаучы аерым бригадага, Тольятти шәһәрендә урнашкан махсус максаттагы аерым гвардия бригадасына туплыйлар.
— Контракт буенча хезмәт итүнең нинди өстенлекләре бар?
— Контракт хезмәте бик яхшы мөмкинлекләр һәм перспективалар ача. Барыннан да элек бу — үзвакытында түләнеп барыла торган чагыштырмача югары хезмәт хакы. Быел 1 гыйнвардан контракт буенча хезмәт итүчеләргә түләү артты, ул хәзер уртача 30 мең сумнан артып китә.
Армиядән кайткан егет хезмәт хакы әйбәт булган эшкә урнашырга тели, аның үз гаиләсен корасы бар. Авылда эш табуы да кыен. Контракт хезмәте менә шушы проблеманы хәл итүнең иң әйбәт юлы, аның белән кызыксынучылар арта. Контрактчыларның гадәти хезмәткәрләрдән өстенлекләре бар, алар иркен көн тәртибенә ия: хезмәткә эшкә йөргән кебек йөриләр, аларның эш көне нормаланган, биш көн эшләп ике көн ял итәләр. Гаиләсе хезмәт буенча торак белән тәэмин ителә, балалар бакчасы, мәктәпләр эшли, үзенә һәм гаилә әгъзаларына социаль пакет бирелә.
Кыскача әйткәндә, кеше иртән эшкә килә, кич өенә кайта, хезмәт хакы ала, шимбә, якшәмбе — ял көннәре. Ә “шабашка”да йөргән егетләребез иртән сәгать 5тә торып, 6да эшкә китә, кич соң гына кайта, яллары да юк, өйдә була алмыйлар, шуның нәтиҗәсендә гаиләләр таркала. Әти-әниләр белән яки кеше фатирында тору да аерым кыенлыклар тудыра.
Контрактчыларга банклардан кирәк вакытта кредит алырга мөмкин, ә рәсми рәвештә эшләүчеләргә банклар кредит бирми.
Өч ел хезмәт иткәннән соң белгеч китә яки контрактны озайта ала. 10 ел хезмәт иткәч үз торагына хокукка яки сертификатка ия, аны шуннан башка җибәрергә хаклары юк. 20 ел хезмәт итсә, хәрби пенсиягә хаклы булачак.
— Контракт төрләре һәм сроклары турында да әйтеп үтсәгез иде.
— Солдатлар һәм сержантлар өчен беренче контракт —3, офицерлар һәм прапорщиклар өчен 5 елга төзелә.
Әгәр чакырылу буенча хәрби хезмәткәр контрактчы булырга тели икән, гомуми хезмәт срогы 3 елдан артмасын өчен беренче контракт кимрәк булырга мөмкин. Контракт 3,5,10 елга яки соңгы яшь срогына кадәр озайтылырга мөмкин. Аерым очракларда контракт яшь срогы җиткәч тә озайтыла.
Контракт 18 яшь ярымнан 35 яшькә кадәрге кешеләр белән төзелә. Төрле белгечлекләре, тәҗрибәсе булганнарга өстенлек бирелә. Болар – шоферлар (аеруча “С”, “Е” категорияле), аш пешерүчеләр, медицина хезмәткәрләре, элемтәчеләр, ЭВМ белгечләре һ.б.
— Белем буенча таләпләр нинди һәм аны хезмәт вакытында алу мөмкинлеге бармы?
— Әйе, контракт хезмәте чорында хәрби һәм шулай ук гражданлык белгечлекләре алырга була. Кече командирлар, мастерлар, техниклар вазыйфасына урта белемнән ким булмаганнарны җыябыз. Кораллы Көчләрдә махсус хәрби белем алу мөмкинлеге бар: хәрби институтка, кече офицерлар курсларына яки прапорщиклар мәктәбенә керергә була. Армиядә гражданкада бюджет нигезендә башлаган укуны дәвам итәргә мөмкин.
Профессиональ хезмәтнең өстенлекләре бик күп. Иң мөһимнәренең берсе — торак белән тәэмин итү. Контрактниклар автомат рә-вештә хезмәт торагы ала яки аларга торак арендалау бәясе түләнә. Болардан тыш, контракт төзегәннән соң алар җыелма ипотека системасына кертеләләр, шуның буенча алар исәбенә ел саен 200 мең сумнан артык акча күчереп барыла.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International