Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Китап патшалыгында кунакта
2013 елның 15 марты, җомга
Китап патшалыгында кунакта
Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар белән эшләү бүлегендә “Балалар китапханәсендә электрон технологияләр куллану” дигән темага республика семинары узды.
Семинарны нәкъ менә безнең районда үткәрү юкка түгел, чөнки районның балалар бүлеге республикада беренче өлге китапханә буларак дан тота. Өстәвенә, 2011 елда Мәдәният министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасында китапханәләр эшен 2009–2014 елларда һәм 2020 елга кадәр җәелдерү өчен төзелгән максатчан программа” кысаларында Тукайның 125 еллыгы уңаеннан районның 30 авыл китапханәсенә һәм үзәк китапханә белән балалар китапханәсенә 4,5 млн. сумлык яңа җиһазлар, компьютерлар кайтартылган иде. “Бүгенге көндә китапханә күтәрелеш чоры кичерә, — ди директор Лилия Фазылова. — Министрлык һәм район хакимияте ярдәме белән матди–техник базабыз көннән–көн баеп, китап фондларыбыз даими тулыланып тора.
Семинарда республика китапханәләренең 40тан артык китапханәчесе Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова һәм республика балалар китапханәсе директоры Разия Сираеваның чыгышларын тыңладылар, презентацияләр, практик дәресләр карап тәҗрибә уртаклаштылар. Республика балалар китапханә-се китапханәчеләре Евгения Шемелова һәм Ирина Сергеева электрон технологияләр ярдәмендә китап уку, Интернет–ресурслар каталогын тәкъдир итү (бу проект Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм Билайн челтәре белән бергә эшләнгән) темаларына укулар оештырды, аннан “Россия Астрид Линдгрен”, “Менә шундый ул Шүрәле” электрон проектлары тәкъдир ителде.
Районыбыз китапханәчеләре замана белән бергә атлап, даими рәвештә яңа инновацион технологияләр үзләштерәләр. Шуның дәлиле — үзәк китапханәнең балалар бүлеге мөдире Алсу Рәхимбаева семинарда катнашучыларга электрон басмаларны эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм Разия Сираева ярдәмендә эшләнгән, әкиятләр остасы Абдулла Алишка багышланган виртуаль күргәзмә тәкъдим итте. Әлеге күргәзмәнең эш алымы тәҗрибәсен һәр китапханәче үзләрендә кулланырга дип алып китте. “Киләчәктә электрон виртуаль китап күргәзмәсе һәр китапханәне яулап алачак”, — ди Ирина Сергеева. Димәк, китапханәләрнең укучылары да артачак. Лилия Фазылова әйтүенчә, соңгы вакытта балаларның китапханәгә йөрүе ешайган. “Буш вакытларын китапханәдә үткәрергә тырышалар. Чөнки алар биредә төрле чараларда катнашалар, яңа китаплар белән танышалар, интерактив такта, зур экранда кинофильмнар, мультфильмнар, хәтта махсус күзлекләр киеп 3D фильмнар карау мөмкинлеге бар. Балаларга гына түгел, өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлегендә дә шундый шартлар тудырылды. Без компьютерларны конкурент итеп түгел, ә дус һәм ярдәмче итеп кулланабыз”, — дип таныштыра директор.
Виртуаль китап күргәзмәсе электрон челтәрне яулап алгач, Арчада торып илнең теләсә кайсы китапханәсендәге күргәзмәне күрергә мөмкин булачак. Димәк, көнләп кенә түгел, сәгатьләп алга барган замана технологияләре тагын әллә нинди алгарышлары белән шаккатырасын көт тә тор.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз