Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа йортта
2013 елның 15 марты, җомга
Яңа йортта
Әкияттәге шикелле күз алдында калкып чыга йортлар. Арчаның үзәк Зур урамын ямьсезләп торган тәмам тузган берничә фатирлы йорт (№ 9) әле генә бар иде, бер көнне зур тракторлар килде дә, сүтеп, яңасын эшләргә дә тотындылар. “Энергосервис” ширкәте (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев) егетләре эше. Бүген инде аннан, нинди матур йорт, дип сокланып үтәсең!
Элеккеге Геологическая, хәзерге Зәйнуллин урамын бөтенләй танып булмый. Иске бараклы, шыксыз, караңгы урам иде ул. Ә анда бүген берсеннән- берсе матур яңа йортлар тезелеп киткән. Әйтерсең лә, “Кояш” шәһәрчеге!
Күзгә күренеп Арчабыз матурлана. Күңелгә ямансу тойгылар белән бергә шом салып торган бараклар урынына яңа йортлар калкып чыга. Россия Федерациясенең “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында”гы 185нче закон нигезендә төзелгән тузган торактан халыкны күчерү буенча адреслы программа районда уңышлы гына эшләп килә. Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров программаның үтәлешенә җитди игътибар бирә. 2011 елда 15 фатирлы бер йорт салынды. Анда 3 тузган баракта яшәгәннәр күчерелде. 2012 елда 14 фатирлы бер йорт сафка басты. Бүген анда 4 күп фатирлы йортта гомер иткәннәр яши. Быел тузган бараклардан халыкны күчерү максатыннан яңа йортлар тагын да күбрәк төзеләчәк. Шунысы куанычлы: тәмам тузып беткән йортларда яшәүчеләрне нәкъ менә яңа төзелгән йортларга күчерәләр!
Зур урамының 9а, М.Җәлил урамының 6а күп фатирлы йортлары әллә каян үзләренә җәлеп итеп тора, аларның чиста, иркен подъездларын күреп исең китә. Иске өйдән яңага күчү үзе зур шатлык бит ул! Әнә, М.Җәлил урамының 6а йортында яшәүче Вәсвикамал Минһаҗева сөенеп бетә алмый, район җитәкчелегенә, Аллага шөкер, дип рәхмәт укый. “Божада 37 ел 6 фатирлы баракта яшәдек”,— дип сөйли ул. Ире Илдус (мәрхүм) белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Терлекчелектә эшләп, пенсиягә чыккан. “Икенче кышымны чыгам яңа фатирда”,— ди. Бер бүлмәле булса да, фатир бик иркен. Зал яп-якты, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра. Кухня да иркен, балкон үзе бер веранда шикелле, чыгып һава сулыйсыңмы, артык әйбереңне куясыңмы—ихтыярың. Чисталык хөкем сөрә. Педагогика көллиятендә укучы оныгы Раилә үз янында, ул булыша. 14 мартта 88 яшен тутырды Вәсвикамал апа. Шушы яңа фатирда исән-имин балаларының игелеген күреп яшәргә язсын әле аңа!
Зур урамының 9а йортында яшәүче Йосыповлар Галактионов урамындагы 36нчы күп фатирлы баракта гомер иткәннәр. “24 ел яшәдек без анда,— дип сөйли Гүзәл ханым.—Иптәшем Фәрит “коммунальный”да эшләгәндә бирделәр. Бүген ул төзелештә эшли, үзем—спорт комплексында, бассейнда. Өч кыз үстердек. Олысына 24 яшь, уртанчысына 23 тула быел, кечкенәсе 1нче сыйныфта укый. Узган елның сентябрендә тузган торактан халыкны күчерү программасы нигезендә яңа фатир бирделәр. Яңа фатирга күчүгә уртанчы кызыбызга никах укыттык. Аллага шөкер, кышны чыгып киләбез. Быел менә икебезгә дә 50 яшь тулачак, бергә яши башлавыбызга—25 ел. Яңа фатирга кунак килсә дә күңелле бит ул. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә яшәве үзе ни тора?! Балконнан, әнә, балык күлләре, су буйлары, болыннары ничек матур булып күренеп тора.”
Гүзәл ханым чәчәкләр үстерергә ярата. Тәрәзә төбендә берсеннән-берсе матур гөлләр чәчәк атып утыра. Бүгенге тормышыннан канәгать ул. Кесәңнән акча чыгармыйча, өр-яңа йорттан фатир алу ул үзе зур бәхет. “Адреслы программа нигезендә йорт бәясенең 30 процентын Федераль Фонд күтәрә, 70 процентын—республика бюджеты”,— дип аңлата торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов. Программаның халык өчен эшләве бик әйбәт, моннан файдаланып калырга кирәк.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз