Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә олимпия чемпионы Александр Поветкин призына бокс турниры үтте. Анда Россия шәһәрләреннән иң көчле 150 боксчы катнашты. Казан безнең Арча шәһәреннән турнирга 4 боксчыны тәкъдим итте. Алар: Гөлүсә Галиева, Азамат Галиев, Тимур Сафиуллин, Илнур Хөсәенов. Дәрәҗәле турнирда безнекеләр лаеклы чыгыш ясадылар. Аларны тренер Марат Галиев әзерләде. Котлыйбыз! Турнирда дөнья боксында дан казанган Александр Поветкин, Денис Лебедев, ирләр җыелма командасының баш тренеры олимпия чемпионы Александр Лебзяк та бар иде.