Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балигъ булмаганнар хокуклары сагында
2013 елның 20 марты, чәршәмбе
Балигъ булмаганнар хокуклары сагында
15 мартта Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова алып барды. Комиссия эшендә прокуратура, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү төркеме өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина чыгышыннан күренгәнчә, агымдагы елда яшүсмерләр тарафыннан җинаятьләр кылынмаган. Хәзерге вакытта 22 имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче 13 бала район эчке эшләр бүлегендә исәптә тора. Аларның күбесе җәмәгать урыннарында тәртип бозган яки кеше милкен урлап тотылган. Комиссия әгъзалары полиция хезмәткәрләренә укытучылар коллективы, психологлар белән берлектә мәктәпләрдә аңлату эшләрен киңрәк җәелдерергә, комиссия утырышларын урыннарга чыгып үткәрергә тәкъдим иттеләр.
Кызганычка каршы, балигъ булмаганнарның төнге сәгатьләрдә җәмә-гать урыннарында йөрүен тыйган 71нче канун әлегә төгәл үтәлми. Узган ике айда үткәрелгән 11 рейд барышында 14 тәртип бозу очрагы теркәлгән, 10 ата–анага балаларын контрольдә тотмаган өчен 500 сум штраф салынган, дүртесенә кисәтү ясалган. Бу уңайдан утырышта мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең дә җаваплылыгын арттыру, клубларда тыелган вакытта яшүсмерләрнең йөрүенә юл куймаска кирәклеге искәртелде. Надия Равилевна исә рейдларны ешрак үткәрергә чакырды. “Аңлату эшләрен бик күп алып бардык, хәзер инде чара күрергә кирәк”, — диде ул.
ЮХИДИ җитәкчесе Габделхак Касыймов балигъ булмаганнар катнашында юл фаҗигаләренең сәбәпләре, аларны кисәтү өчен башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. Узган ел район юлларында 1 бала һәлак булган, дүртесе төрле тән җәрәхәтләре алган. “Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең күбесе — машиналарда махсус креслолар урнаштырмау яки куркынычсызлык каешларын эләктермәү нәтиҗәсе. Узган ел без шундый 388 кагыйдә бозу очрагын ачыкладык. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларында, мәктәпләрдәге очрашулар барышында да гел кисәтеп киләбез. Катгый чаралар күрмичә булмас, мөгаен”, — диде баш инспектор.
Комиссиядә шулай ук махсус урта уку йортларында балигъ булмаганнар белән тәрбия эшенең торышы, җәмәгать тәрбиячеләренең эш тәҗрибәсе, яшүсмерләр арасында үз–үзләренә кул салуны кисәтү, балаларга карата көч куллану очракларын булдырмау мәсьәләләре дә каралды.
Утырышта катнашучылар яшүсмерләр проблемаларын тирәнрәк өйрәнү максатында укучылар арасында һәр мәктәптә сораштыру уздыру, тәрбиягә авыр бирелүчеләр белән индивидуаль эш алып бару, аларны җәмәгать эшләренә киңрәк җәлеп итү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз