Ашламаң булмаса уңышсыз каласың

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
Ашламаң булмаса уңышсыз каласың
15 мартта ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиадага санаулы көннәр генә калып баруын, әле башкарасы эшләр күләменең зур булуын әйтте. Стадион төзүгә, төзекләндерү эшләренә муниципалитетларның ярдәме кирәк. Универсиада — эре федераль проект, аны уңышлы үткәрү ил һәм республиканың халыкара дәрәҗәсендә чагылыш табачак.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин “Казан — Арена” футбол стадионы төзелешендә хәзерге вакытта 3 меңнән артык кеше эшләвен хәбәр итте. Шуларның 1192се — муниципаль берәмлекләрдән. “Стадионны бөтен ил белән төзиләр, бу шундый объект. Үзебезгә дә искә алырлык нәрсә булачак”, — диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов гомуми йорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен түләүләр мәсьәләсенә дә тукталды. Монда адреслы эш алып барылырга тиеш. Дәүләт үзенә тиешлесен эшләп бирде, алардан файдаланган өчен һәркемнең вакытында түләп баруы мөһим. Рейдлар, очрашулар үткәрергә, ныклы контроль булдырырга.
ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, 2012 елга тәгаен хисап ясалган. Республика буенча тулай продукция бәясе 77,5 млрд. сум тәшкил иткән. Бу узган елдагыга карата 110 процент.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәне дәвам итеп, анда күтәрелгән мәсьәләләр буенча бурычлар куйды. Безнең районда да тиешле оешмаларның гомуми йорт ихтыяҗлары өчен түләүләр буенча эзлекле эш алып баруы шарт. Һәр йорт буенча ныклы контроль булдырырга, берәүләр түләп, кемнәрдер читтә калырга тиеш түгел.
Район башлыгы язгы кыр эшләренә әзерлекнең аеруча мөһим булуын ассызыклады. Дәүләт ярдәме белән минераль ашламалар мәсьәләсе күпмедер дәрәҗәдә хәл ителә.
Ашлама кулланмыйча безнең район җирләренең гектарыннан 12–13 центнердан артык уңыш алып булмый. Район буенча чәчүлек мәйданнарының һәр гектарына кимендә 60 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) минераль ашлама кертү бурычы тора. Моның төп өлешен хуҗалыклар үзләре сатып алырга тиеш, дәүләт тә шактый гына ярдәм күрсәтә. Республика ашламалар алу өчен 1 млрд. сум субсидия бүлеп бирде. Аның 700 млн. сумы туфрак бонитетына, калган өлеше терлек санына карап бүленде. Арча районына 46 млн. 100 мең сум туры килә.
Хуҗалыклар Менделеевск заводы белән килешү төзеделәр, шушы суммадан бүленгән акча исәбенә тигән ашламаны график нигезендә үзләре ташыйлар. Шоферларга шактый ара үтәргә, төн кунып калырга да туры килә.
Тагын федераль бюджеттан югары һәм беренче сортлы сөт саткан өчен түләнә торган өстәмә акча (югары сортлының 1 литрына 4 сумнан артык, беренче сорт-лыга 2 сум 51 тиен) исәбенә ашлама бирелә. Ике айда сатылган сөт өчен өстәмә акча район буенча 26 млн. 478 мең сумга җыйнала. “Ак Барс–агро”ныкы — 6 млн. 215 мең, “Мәрҗани”неке – 4 млн. 812 мең, “Кырлай”ныкы — 4 млн. 812 мең.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы әлеге ашламаларны “Агросоль”, “Татагрохимсервис”, “Скай–Бильдинг” ширкәтләреннән алырга тәкъдим итә. Киңәшмәдә соңгысының вәкиле дә катнашты, шартларны аңлатты. Бәяләр барысында да бер чама. Аммиак селитрасының тоннасы — 12900, катлаулы ашламаныкы 17120 сумнан 20700 сумга кадәр.
Россия һәм Татарстан бюджетларыннан бүлеп бирелгән акчага алынган ашламалар бер гектарга 25,4 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) туры киләчәк. Хуҗалыкларга калган өлешне үзләренә табарга туры килә. “Курса МТС”ының үзе алган ашламасы гектарга 60 килограмм туры килә. “Игенче”, “Кырлай”ныкы — 20шәр килограмм.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International