Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Санаулы көннәр калды
2013 елның 22 марты, җомга
Санаулы көннәр калды
Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм әти–әниләрнең төн йокыларын алган Бердәм дәүләт имтиханнары башланырга санаулы көннәр калып бара.
Быел имтиханнарны районда 329 укучы тапшырачак. Рус теле һәм математика фәннәре буенча сынау Арчаның 5нче гимназиясендә һәм 1нче мәктәбендә, ә калган сайлап алу фәннәре буенча 5нче гимназиядә узачак. Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәртибенә бераз гына үзгәрешләр кергән. Шул уңайдан без район мәгариф идарәсенең мәгълүмати–методик үзәк методисты Гәүһәрия Галимуллина белән сөйләштек.
— Укучыларны классларга утырту тәртибен ел саен аңлатуга карамастан, безгә бик еш: “Безнең балаларны бер класска утыртып булмыймы?” — дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Шунлыктан, әлеге сорауга ачыклык кертүне кирәк дип саныйм. Һәр имтиханда Казанның төрле югары уку йортыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкилләр катнаша. Укучының кайсы кабинетка, кайсы партага утырасын махсус программа нигезендә компьютер бүлә. Компьютер безгә 3 төрле исемлек әзерли. Берсендә кайсы кабинетка кемнәр эләккәне күрсәтелә. Бу исемлекнең бер нөсхәсе класс бүлмәсе ишегенә эленә, икенчесе шул кабинетта эшләячәк оештыручыга бирелә һәм ул исемлек белән укучылар янына чыгып үз кабинетына язылган балаларны җыя. Икенче исемлек һәр мәктәп өчен аерым чыга, анда бу мәктәпнең һәр укучысы кайсы кабинетка эләгүе күрсәтелә һәм бер данәсе шушы мәктәптән балаларны алып килгән укытучы кулына тапшырыла. Өченче исемлектә оештыручылар турында мәгълүмат була, ягъни кабинетта оештыручы булып эшләүче укытучыларны да шул ук программа нигезендә компьютер бүлә.
Быелгы үзгәрешләр, нигездә, имтихан вакытының дәвамлылыгына кагыла. Санитар–эпидемиологик таләпләр буенча рус теленнән имтиханга 30 минут вакыт өстәлә (элек ул 3 сәгать иде, хәзер, 3 сәгать 30 минут булачак), ә моңарчы 4 сәгать булган башка фәннәрдән имтихан вакыты 5 минутка кыскарачак. Имтихан вакытында быел кәрәзле телефоннар эшләмәскә дә мөмкин, чөнки Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан пунктларда телефоннарны блокировкалау җайланмалары урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук кабинетларга видеокамералар куелачак.
Сәламәтлеге чикләнгән чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ бирү формасын үзләре сайларга хаклы. Теләсәләр, БДИны башка укучылар кебек бирә алалар, алар өчен тиешле шартлар тудырыла, ягъни, шәфкать туташы янәшәдә булачак һәм 90 минут вакыт та өстәлә. Әгәр дәүләт чыгарылыш имтиханнары (ГВЭ) формасын сайласалар, аерым пунктта традицион формада бирәләр. Ләкин бу очракта әлеге имтихан нәтиҗәсе белән югары уку йортларына керә алмыйлар, ул бары аттестат алу мөмкинлеге генә бирә.
Чыгарылыш сыйныф укучысы булган гаиләләр өчен мәшәкатьле, киеренке чор башлана. Шуны истә тотып, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әти–әниләр сезгә берничә киңәш белән мөрәҗәгать итәбез. Гаиләдәге атмосфера укучының имтиханга әзерләнү һәм аны уңышлы тапшыруның төп факторы булып тора. Шуңа күрә әти–әниләр балаларның халәтен аңлап, аларга тискәре уй–кичерешләрдән арынырга ярдәм итәргә тиешләр. Балаларыгызның эшчәнлеген һәрдаим уңай бәяләгез, аларга карата игътибарлы булыгыз, имтиханга әзерләнү өчен уңай мохит тудырырга тырышыгыз.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз