Солдатлар сәлам юллый

2013 елның 22 марты, җомга
Солдатлар сәлам юллый
ТР Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов җитәкчелегендәге делегация шушы көннәрдә Саратовта булып, анда хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашты.
Саратов өлкәсендә урнашкан 71432 номерлы хәрби часть белән элемтә күптән бара. Арчалылар аны шефлыкка алган, шуңа ел да әлеге частька барып, безнең районнан киткән егетләр белән очрашу, аралашу, хәлләрен белешү традициягә әверелеп китте.
Хәзерге вакытта частьта 31 солдат хезмәт итә. Алар белән очрашуга бу юлы Алмаз Борһанов белән район ветераннар советы җитәкчесе Альберт Җамалиев, сугышчы–интернационалистларның “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов һәм Арча сәнгать мәктәбеннән җырчы егет Таһир Салихов барды (рәсемдә).
— Без егетләргә әти–әниләреннән күчтәнәчләр дә алып бардык. Очрашу күңелле үтте. Солдатларыбыз армия тормышыннан канәгать булуларын белдерделәр, район җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, — ди Алмаз Әгъзәмович. — Соңыннан хәрби часть командиры полковник Роман Попов белән сөйләштек, тагын биш елга килешү төзедек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International