Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Җирнең чын хуҗасы
2013 елның 22 марты, җомга
Җирнең чын хуҗасы
Яңа Кенәр авылындагы крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы Рафис Аксаковны һәрвакыт үрнәк итеп куялар.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин: “Җирнең чын хуҗасы нәкъ менә шундый булырга тиеш!” — ди. Рүзәл Габделфәрт улы үзе дә хезмәтенә чын күңелдән бирелгән, намуслы, тыйнак кеше. Рафис белән алар балачактан бергә уйнап үсәләр, бергә урта мәктәпне тәмамлыйлар, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерләү бүлегендә укыйлар. Рафис кечкенәдән үк бик тырыш була, төрле чараларда, олимпиадаларда актив катнаша, һәрвакыт алдынгы урыннарны алып килә. Урта мәктәпне алтын медальгә, институтны кызыл дипломга тәмамлый. Аннан соң аспирантурага укырга керә, әмма гаилә хәле буенча туган авылына кайтырга туры килә. Шурабашта, Яңа Кенәрдә баш агроном була, Яңа Кенәрдә хуҗалык җитәкчесе булып та эшләп ала.
2003 елда ул крестьян–фермер хуҗалыгы оештыра. Баштарак кыенлыклар очрый инде, билгеле, әмма ул бер тотынган эштән кире чигенә торганнардан түгел. Хәзер аның 84 гектар җире бар. Шуның 32 гектары пайчылардан арендага алынган. Алар белән вакытында исәп–хисап ясап бара, ашлык, печән бирә, бакчаларын эшкәртә.
— Җиде урында минем җирләр, — ди галим–агроном. — Аз–азлап төрле культуралар чәчәм, бәрәңге үстерәм. Чәчү әйләнешен сакламасаң, нинди игенче инде син? Известьләү мәҗбүри шарт булып тора. Узган ел тулысынча известьләгән идек. Быел туфракны тагын тикшертеп карыйм әле. Известьләү арзанга төшә, известь составында үсемлекләр өчен кирәкле элементлар шактый бит.
Үз исәбенә 40 мең сумлык ашлама, 70 мең сумлык агу–химикатлар алып кайткан. Әле тагын дәүләт ярдәме белән дә биреләчәк. Бөтенесен бергә исәпләгәндә, тәэсир итүче матдәләрдә гектарга 30 килограмм чамасы туры киләчәк. Шул җитә дип саный хуҗа кеше. Чөнки ул туфракның нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген яхшы белә.
Беренче елларда кишер, суган, бәрәңге, бөртекле ашлык җитештерү белән шөгыльләнгән. Соңгы вакытта күпьеллык үлән орлыклары җитештерә. Люцерна орлыклары авторы Мөслимә Лапина белән яңа сортлар чыгаралар. Яңа чыгарган сортлардан “Татарская пастбищная”, “Мөслимә”, “Гүзәл” иң элек Рафис Аксаков биләмәләрендә сынау үтәләр. Район хуҗалыклары орлыкны шуннан ала, читтән сорап килүчеләр дә бар. Килограммы 200 сум чамасы. Хезмәте дә җитәрлек.
— Көне буе чистартсаң да ике капчыктан арттырып булмый, — ди ул. — Без бит аны тиешле кондициягә китереп бирәбез.
Мөрәҗәгать итүчеләргә теоретик яктан да булыша ул, киңәшләрен бирә, техника һәм тагылма кораллар белән дә ярдәм итә. Әле яңа “МТЗ–82” тракторы, лущильник сатып алган.
Аксаковлар гаиләсе авылда бар яктан да үрнәк. Хатыны Рафия күренекле балалар табибәсе. Аның шифалы куллары, тирән белемле булуы турында күпләрдән ишеткән бар. Өйләрендә дә тынычлык, рәхәтлек, җылылык бөркелеп тора аларның. Өй тулы гөлләр, җәй буе бакчалары, тирә–юньнәре шау чәчәктә утыра. Балалары да мәктәпнең иң яхшы укучылары, игелекле булып үсәләр. Ике уллары университетта, тагын бер уллары белән кызлары мәктәптә белем ала.
— Балалар да бик булыша, — ди әти кеше. — Алардан башка кыенгарак туры килер иде.
Йорт–җирләре, каралты–кура төзеклеге, ныклыгы белән аерылып тора.
— Сыер — фермер хуҗалыгының атрибуты инде ул, — ди Рафис Аксаков. — Тагын 4–5 үгез асрыйбыз.
Сыерчык ояларының күплегенә дә игътибар иттем. “Көтәбез, озак тормаслар инде, — ди хуҗа. — Алар кайткач монда концерт башлана инде”.
Ильяс ФӘТТАХОВ
РӘСЕМДӘ сулдан уңга: Рафис Аксаков, Рүзәл Мортазин
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз