Зиннур абый яңа сезонга әзерләнә

2013 елның 22 марты, җомга
Зиннур абый яңа сезонга әзерләнә
Казанбашта яшәүче Зиннур Әхмәтгалиев (рәсемдә) белән умартачылар җыелышларында сирәк–мирәк кенә очрашкалап торабыз. Инде сигезенче дистәне ваклап килсә дә, бик актив, хәрәкәтчән, аралашырга рәхәт кеше ул.
— Бер килеп чык, сөйләшеп утырырбыз, умартачылык турында кызыклы китаплар да күп миндә, — дигән иде ул соңгы очрашуда.
Казансу буенда, табигатьнең бик матур урынында аларның йорт–җирләре. Без Казанбаш мәктәбендә укыганда елганың аръягында алма бакчасы, колхоз умарталыгы бар иде.
— Җәй көннәрендә бик матур монда, — ди Зиннур абый. — Язын бакчага су керә керүен, алай зур зыян килгәне юк үзе.
Иркен, якты өйдә Зиннур абыйның тормыш иптәше Ания апа ачык йөз белән каршы алды. Арчада яшәүче кызлары белән кияүләрен озатып җибәргәч, Ания апа белән Казанбаш мәктәбе турындагы хатирәләрне яңартып алдык. Ания апа без укыган елларда мәктәпнең иң яшь укытучысы иде. Госман, Мәсхүт абыйлар, Рәсидә апа кебек хөрмәтле остазларыбызның күбесе арабызда юк инде.
Зиннур абый: “Менә монысын укыганың юктыр әле”, — дип, умартачылыкка багышланган китаплар китереп бирде. Ул аларны почта аша да соратып ала икән.
— Синең умартачылык буенча белмәгән әйберләрең юктыр инде, — дим.
— Мин үзем дә шулайрак уйлап йөри идем, — ди. — Тик бал кортлары дөньясы үзе чын могҗиза бит ул. Ничә умартачы белән сөйләшсәң — һәркайсының үз тәҗрибәсе, үз гыйлеме. Күптән түгел район башлыгы Алмас Әминович белән сөйләшергә туры килгән иде, ул умартачылык өлкәсендә бик хәбәрдар кеше икән.
— Безнең авылда элек умартачылар аеруча күп иде, — дип дәвам итте ул. — Хайван асрамый, иген икми, бары тик умарта гына тота торган хуҗалыклар да бар иде. Фәхтә дигән апа бик көчле умартачы иде, ул күп нәрсәгә өйрәтте.
Казанбашныкы булып исәпләнсә дә, Зиннур абый Яңа Иябашта туган. Әнисе Миңниса туган авылына кунакка барган җирдән табып кайта аны. Әтисе Каюм сугышка киткәндә аңа 5–6 яшьләр чамасы гына була. “Ник әллә кая китеп сугышалар, авылда гына сугышсалар ни була?” — дип сораганым әле дә хәтеремдә”, — ди.
Каюм абый 1944 елда һәлак була. 1949 елда әниләре дә үлеп китә.
— Без Шәмсеҗиһан әбидә үстек, — ди Зиннур абый. — Үзебезнең дә умарталар бар иде. Кечкенәдән шулар тирәсендә кайнаштым. Сугыш вакытында да, сугыштан соң да авыл кешесенең тормышы җиңел булмады. Умартачы булган кешенең хәле ярыйсырак иде, алар салымны да вакытында түли алды. Балны ашлыкка, саламга алмаштыра идек. Бал ашамыйм дигән кешеләргә аптырыйм мин. Аны җитмеш төрле авыруга дәва, диләр иде. Хәзер инде бу исемлек йөздән артып киткән.
Шунда бал турында ишеткән–белгәннәрне барлап алабыз. Иң күп бал Кытайда җитештерелә, әмма аны иң күп кулланучылар — японнар. Иң озын гомерле кешеләр саны буенча да бу ил иң алда. Борынгы табибларның иң атаклысы Гиппократ 110 ел яшәгән, диләр. Ул һәрвакыт бал кулланган. Ә ул вакытта уртача яшь 40 елдан артмаган. Димәк, Гиппократ медицинаны яхшы белгән. Ул чорда бал акчага һәм алтынга тиңләнгән. Штрафларны да бал белән түләгәннәр.
Бөек Ватан сугышы елларында бал бик күп гомерләрне саклап калган. Аның белән зарарланган яраларны эшкәрткәннәр, нәтиҗәдә, бактерияләр үлгән, сәламәтләнүчеләр саны кискен арткан.
Менә шулай кереп киткәч, тиз генә чыгам димә бу могҗизалар белән тулы дөньядан.
— Умартачылар җыелышына да бу юлы кеше күп килгән иде, — ди Зиннур абый. — Кызыксынучылар елдан–ел арта бара. Мәңгелек, искерми торган һөнәр инде бу. Заманында безнең колхозда өч зур умарталык бар иде. Мирбат Хәстиев бик игътибарлы җитәкче булды. Ул тоташ карабодай басулары ап–ак чәчәктә утырыр иде. Хезмәт көненә дә өләштеләр, һәр гаиләнең өстәленнән хуш исле бал өзелмәде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International