Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Республика конференциясе
2013 елның 22 марты, җомга
Республика конференциясе
20 мартта Арчаның 2нче урта мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыклары, мәгариф идарәсе, “Татарстан–Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә–тирәне саклау елына багышланган “Кеше һәм табигать” дип аталган фәнни–гамәли конференция узды.
Конференцияне мәктәп директоры Гөлнара Гарипова ачты. Аннан сүз “Татарстан–Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең политсовет әгъзасы Эльмира Ошинага, “Ашыт” дәүләт табигый–комплекс тыюлыгының табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Рәшит Әхмәтҗановка, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтовка, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Әлфирә Гыйсмәтуллинага бирелде. Һәр чыгыш ясаучы республикада экологик проблемаларга игътибарны арттыру, табигатьне саклау буенча чараларның кирәклеген билгеләп үтте. Конференциянең Халык-ара Җир көнендә үтүе табигатьне сакларга кирәклеген искәртү булып тора.
Конференция эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә алып барылды: “Экология”, “География”, “Татар әдәбияты”, “Рус әдәбияты”, “Биология”, “Химия”, “Җәмгыять белеме”, “Рәсем сәнгате һәм хезмәт”. Анда Әтнә, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче һәм Арча районнарыннан икенче этапка узган 86 укучы катнашты. Эшләрне дәрәҗәле жюри тикшерде. Жюри составында фән кандидатлары, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм учреждение җитәкчеләре бар иде.
Экологиягә бернинди дә катнашы булмаган рус һәм татар әдәбияты секциясендә шөгыльләнүче укучыларның эшләрендә язучыларның экологик проблемаларына карата мөнәсәбәтен күрсәтеп кенә калмыйча, әсәр геройларының табигатькә мөнәсәбәтен XXI гасыр кешесе белән чагыштырып каравы да кызыклы иде.
Һәр эш эчтәлекле һәм кызыклы, тик һәр бәйгенең җиңүчеләре була. Безнең район мәктәпләре укучылары 18 призлы урын яулады. 1 урынга Айгөл Ахунова (2нче мәктәп, татар әдәбияты), Нияз Фәхриев (Лесхоз мәктәбе, география), Йолдыз Мингалимова (2нче мәктәп, җәмгыять белеме), Ландыш Хәлиуллина (Лесхоз, экология), Гөлназ Хәсәнова һәм Флүзә Шәяхмәтова (Шушмабаш, биология) лаек булдылар. Икенче урында Ландыш Зәйнуллина (2нче мәктәп, татар әдәбияты), Булат Гыймадиев (2нче мәктәп, рус әдәбияты), Диләрә Мәрданова һәм Энҗе Гыйззәтова (1нче мәктәп, география), Әмир Фәйзрахманов (1нче мәктәп, биология), Елена Чаптарова (2нче мәктәп, химия). Өченче урында Гадилә Шәфигуллина, Чулпан Мөхәммәтдинова, Айзилә Каюмова (5нче гимназия, Ашытбаш һәм Яңа Кырлай мәктәпләре, татар әдәбияты), Камилә Сибгатуллина (1нче мәктәп, рус әдәбияты), Әнис Шәйдуллин (1нче мәктәп, җәмгыять белеме), Алинә Галиуллина (1нче мәктәп, экология), Динара Илдусова (2нче мәктәп, биология), Раилә Мифтахова (2нче мәктәп, хезмәт).
Язмамны жюри әгъзасы, педагогика фәннәре кандидаты, Арча педагогика көллияте укытучысы И.Низаметдиновның сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Җирдә яшәүче һәр кеше көнен, Экзюпериның кечкенә принцы кебек үк үзенең өендә, тирә–юнендә тәртип урнаштырудан башласын иде. Шул очракта гына ул үзен бәхетле итеп тоячак”. Бүген монда әйтелгән сүзләр һәркемнең күңеленә юл тапсын иде.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз