Дәрестән соң

2013 елның 27 марты, чәршәмбе

Дәрестән соң

Тормыш алга барган, үзгәргән саен адәм баласының ихтыяҗлары да арта бара. Балаларны да хәзер уены–чыны белән: “11не бетереп туалар”,— диләр. Менә шул “акыллы башларны” ясле-бакчаларда, мәктәп, иҗат йортларында кызыксындыру шактый четерекле  мәсьәлә. Педагоглардан да заман белән, хәтта алдарак та, атлау сорала. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов дәрестән тыш алып барыла торган эшчәнлектә балаларның һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерүгә өстенлек бирүне таләп итә. 

Яңа Кенәр иҗат йортына баруым да нәкъ менә шушы мәсьәлә белән кызыксынуым иде.  Директоры Илдар Фәйзрахманов иң башта иҗат йортының эше белән кыскача гына таныштырды. “Филиаллар белән бергә  барысы 46 төркемдә 1025 бала шөгыльләнә, — дип сөйләде ул. — Безнең иҗат йортында— 19 төркемдә 285 укучы. Балалар турыдан-туры техник иҗат белән компьютерлар һәм картинг машинасында йөрергә өйрәнү төркемнәрендә шөгыльләнә. Дөрес, картинг машиналарын ишәйтәсе, янәшәдә генә алар йөрер өчен махсус мәйдан ясап куясы бар. Зур чыгымнар сорый торган шөгыль. Үзебезнең министрлык бу турыда белә”.

Картинг  машинасы—карт тибындагы автомобиль, ягъни кузовсыз, гадирәк конструкцияле, зур булмаган мәйданнарда ярышларда узышу өчен эшләнгән техника. Аның серләренә Яңа Кенәр мәктәбенең технология укытучысы, тәҗрибәле оста Ринат Фәйзрахманов өйрәтә. “5–9 сыйныфларда укучылар шөгыльләнә картинг белән,— дип таныштыра ул үз эше белән. — Узган елның сентябреннән йөри башлады балалар. Кызыксынып, яратып киләләр”. Яңа Кенәр мәктәбендә 8 сыйныфта укучы Булат Мөхәммәтгалиев республика конкурсына барасы. Балалар берсен-берсе бүлә-бүлә машинаны сүтеп җыюлары, шулай итеп, техника төзелешен дә өйрәнүләре, юл кагыйдәләре белән танышулары хакында сөйләделәр. 12—15 яшьлек яшүсмерләр өчен, әлбәттә, техника үзе бер могҗиза! Ул яшьтә аларга, бик теләсәләр дә, машина белән идарә итәргә берәү дә рөхсәт бирми. Ә монда, рәхим ит, сине өйрәтәбез, дип торалар.

Иң мөһиме, балаларның вакыт табып, яратып шушында йөрүләре. Бу инде урамда вакытны бушка үткәрү түгел. Иҗат белән кызыксыну, техникага мәхәббәтне яшьтән тәрбияләү дигән сүз. Картинг автомобиле аларның техника дөньясына “ачкыч” булып тора.

Педагог Айдар Нигъмәтҗанов балаларны компьютерда сайт ачарга,  шунда мәгълүмат тупларга өйрәтә. Бүлмәдә Интернетка тоташтырылган 8 компьютер. Чиратлап 15ләп бала йөри. Монда компьютерда уен уйнап утыру гына түгел, Айдар абыйлары компьютер серләренә өйрәтә. Үзең өченме, мәктәптән соң укуыңны дәвам итәсеңме, эштәме — монда өйрәнгәннәр файдага гына булачак.

Дәрестән соң вакыт... Бала аны ничек үткәрә? Аның күңеле тарткан шөгыле бармы? Ерак барасы юк, көндәлек тормыштан яхшы беләбез: нәрсә беләндер мавыккан баланың кәефе күтәренке була, аның ваклыкларга исе китми, ул төшенкелеккә бирелми. Техник иҗат  баланы үзенә тәмам әсир итә, ди педагоглар. Район мәгариф идарәсенең мәгълүмат–методик үзәге белгече Миләүшә Гарифуллина республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе составында, Төмәнгә барып, балаларның техник иҗаты буенча тәҗрибә туплап кайтты. Әлеге тема буенча аның кызыклы фикерләре бар. Алар белән сезне киләсе саннарда таныштырырбыз.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International