Яңалыклар

2013 елның 29 марты, җомга
Яңалыклар
4 АПРЕЛЬДӘ Арча муниципаль районы хакимияте Татарстан язучылар берлеге белән берлектә балалар сәнгать мәктәбендә “Күңел бәйрәме” дигән чара уздыра. Анда Татарстанның быелгы Тукай исемендәге премиясенә кандидат, танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова иҗаты буенча китап укучылар конференциясе, язучылар, татарча нәшер ителә торган газета–журналларның баш мөхәррирләре белән очрашулар була. Башлана 9 сәгатьтә.

30 МАРТТА Арча шәһәре, Галактионов урамында (“Эссен” кибете каршында) Нәүрүз бәйрәменә багышланган ярминкә була. Аны Яңа Кырлай авыл җирлеге оештыра. Ярминкәдә “Кырлай” агрофирмасы, “Кырлай–икмәк” ширкәтләре, “Сафия” крестьян–фермер хуҗалыгы, мәдәният идарәсе катнаша. Сәгать 7дә башлана. Рәхим итегез!

Сеҗе төп гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гөлүсә Мортазина рәсем сәнгате һәм хезмәт темасы буенча республика бәйгесендә 1 урынны алды. Ул, мәктәпнең рәсем, җыр, хезмәт укытучысы Үзбәк Яхинның (мәрхүм) туган як табигатенә багышлап ясаган картиналарын өйрәнеп, иҗади эш язды. Афәрин Гөлүсә, тынгысыз укытучының үзен һәм иҗатын искә алуың һәм, җиңүең белән!

Яңа Кенәр мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Ягез әле, кызлар!” дигән бәйге оештырганнар. Анда авылдагы һәр оешмадан берәр хатын–кыз катнашкан. Алар аш–суга, җыр–биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәткәннәр, уңганлыклары, тапкырлыклары да бәяләнгән. Катнашучы кызларның хезмәттәшләре дә читтә калмаган, җыр, бию, сәхнә әсәрләреннән өзекләр белән бәйгене чын бәйрәмгә әверелдергәннәр. “Өмет” тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Алсу Нигъмәтҗанова — “Сөембикә–ханбикә”, лицей укытучысы Ләйсән Нигъмәтуллина — “Асылбикә”, балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләүче Зөһрә Гайнуллина — “Сылубикә”, балалар иҗат йортыннан Гөлчәчәк Нуриева — “Уңганбикә”, сәүдә берләшмәсеннән Гөлчәчәк Карпова — “Зирәкбикә”, почта бүлекчәсе хезмәткәре Земфира Раупова — “Остабикә”, мәдәният йорты хезмәткәре Сирена Әхмәтханова “Җитезбикә” дигән исемнәргә лаек булган. Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаил Фәхретдинов кызларга чәчәк бәйләмнәре белән бергә дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырган.

Балтачта “Созвездие–Йолдызлык” республика фестиваленең зона ярышлары булды. Анда безнең районның яшь үзешчәннәре уңышлы чыгыш ясады. Аерым җыр буенча 1нче мәктәптән Инсаф Габделбәров (җитәкчесе Т.Кинозерова), Яңа Кенәрдән Раил Бакиев (А.Мостафина) — беренче, сәнгать мәктәбеннән Мөнир Мәрданов (Г.Минхәерова), Гүзәл Закирова (Л.Закирова) икенче урыннарны алдылар. Конферансьелардан 1нче мәктәптән Таһир Исмәгыйлев, Инсаф Габделбәров — беренче, 5нче гимназиядән Марат Мәгъсүмов (җи-тәкчеләре Л.Ильина) икенче булды. Ансамбльләр арасында Арча сәнгать мәктәбенең Г.Минхәерова җитәкчелегендәге “Гүзәлкәй” вокаль ансамбле — өченче, “Тамчы” вокаль ансамбле (Г.Гидиятуллина, А.Фатыйхова) икенче урынга чыкты. Эльза Камалованың (сәнгать мәктәбе) “Ар–и–Эль” бию төркеме — икенче, “Росточки” бию төркеме өченче урында. Җиңүчеләр Казанда үтәчәк республика ярышларында катнашачак.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап уздырылган чараларга йомгак ясады. Быел алар “Кулланучылар хокуклары – бүген” девизы астында эш алып бардылар. Кулланучылар хокукларын яклау буенча законнарга кагылышлы сораулар буенча консультацияләр, “Грамоталы кулланучы” акциясе, кибетчеләр өчен семинарлар, Яңа Кишет авыл җирлегендә һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итүләр уздырылды.
— Без район мәктәпләре белән дә эшлибез, мәктәп яшеннән үк кулланучылар турында белемнәрен үстерү өчен класстан тыш чаралар, шәһәрдә яшәүчеләр арасында сораштыру уздырылды. Аның нәтиҗәләре кулланучылар товарның сыйфатына, ассортиментына, бәяләренә, гигиена дәрәҗәсенә генә түгел, ә хезмәт күрсәтү сыйфатына, төрле акцияләргә, ташламаларга да игътибар итүен күрсәтә. Кибетләр арасында конкуренция булу теләгән нәтиҗәләргә тизрәк ирешүгә ышаныч тудыра, — диде территориаль орган җитәкчесе Булат Кадыйров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International