Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Чын яз шуннан башлана
2013 елның 29 марты, җомга
Чын яз шуннан башлана
Узган атнада төрки халыклар Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм безнең районда да көтеп алына, зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе. Һәм быел да аның рухы һәркем күңеленә кагылып, күтәренке кәеф, шатлыклы мизгелләр бүләк итте.
Нәүрүз — кар беткәнче үк елмаеп балкып, кышкы йокыдан соң җиһанда тереклек башлануын хәбәр итүче язның тәүге чәчкәсе. 19 гасырга кадәр ата–бабаларыбыз 21 март, көн белән төн тигезләшкән көнне Яңа елны каршы алганнар. Ә бәйрәмнең хуҗасы —яшьлек, сафлык иясе сылу кыз — Нәүрүзбикә һәм ул җиргә яз алып килә дигән ышану булган. Шуңа әлеге көн җиһанда яз башланган көн буларак та искә алына. Нәүрүз бәйрәме, гадәттә, берничә көнгә сузыла һәм ул учак өстендәге казанда “карга боткасы” пешерү, начар уйлар янып юкка чыксын дигән ышану белән карачкы яндыру кебек күренешләрне дә үз эченә ала.
Борынгы йолаларны яңарту, киләчәк буынга тапшыру ниятеннән Арча педагогика көллияте зур тырышлык куя. Нәүрүз бәйрәмен ел да 1нче курс студентлары арасында, аларның сәләтен барлау, көллият тормышына ияләндерү максатыннан, бәйге итеп үткәрү гадәте яши биредә.
Бәйрәм чарасы Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең (узган елгы җиңүче Айсылу Гарипова) үз урыннары өчен тарткалашуыннан башланып китте: Кыш бабайның әле китәсе килми, ә яз инде җиргә аяк басып өлгерде, кояш нурларына күмеп күңелләрне иркәли. Аларга көч сынашуда студентларның ярдәме зур булды: халык мәкаль-ләре, әйтемнәр, табышмаклар әйтешү осталыгы белән алар кыш һәм язның үзенчәлекләрен санадылар һәм язның өстенлегенә инанып, Кыш бабай Нәүрүзбикәгә юл куярга мәҗбүр булды.
Аннан Нәүрүзбикә–2013 исемен яулау өчен көч сынашу башланды. Уңган–булган, чибәр дүрт сылу санаулы минутлар эчендә осталыкларын күрсәтеп калырга ашыкты: таныштыруны һәркем үзенчәлекле итеп җиткерү, җыр башкару, үз куллары белән пешереп алып килгән милли ризыклар тәкъдим итү дисеңме, сабый баланы төрү һәм кызларының чәчен үрүме (болары кызларның тормышка әзерлеген күрсәтә), барысын да үз эченә алган конкурс. Болардан тыш кызлар күмәкләшеп башкарылган фольклор күренешләрдә дә осталыкларын күрсәтте. 2013 ел Нәүрүзбикәсе исеменә 1“Д” төркеме сылуы Алинә Газизова лаек булды. Икенче урында ¬– “Иң өлгер Нәүрүзбикә” – 1“Г” төркеменнән Динә Кәлимуллина, өченче урында – “Иң уңган Нәүрүзбикә” – 1“А”дан Гөлгенә Мөхәммәтҗанова, ә “Иң сөйкемле Нәүрүзбикә” 1“В”дан Гөлүсә Мөхәммәтҗанова булды. Ахырдан студентлар бергәләп карачкы янганны күзәтте.
Районда балаларны бакчадан ук милли гореф-гадәтләр рухында тәрбиялиләр. Нәүрүз бәйрәме дә һәр бакчада, мәктәптә диярлек зурлап уздырылды. Түбән Мәтәскә мәктәбе коллективы авыл халкы белән бергә бәйрәм итте, концерт куеп, җыр–биюле тамашада төрле уеннар уйнадылар. Һәр сыйныф төрле ризыклар пешереп алып килеп мәктәптә сәүдә итте, шулай итеп үзләренә акча эшләделәр.
Арчаның 5нче гимназиясендә бәйрәм 2-6 сыйныф укучылары арасында спорт ярышлары, татар халкының күмәк уеннарын чагылдырган чаралар белән үтте, 8“Б” сыйныфы укучылары “Хуш киләсең, Нәүрүз!” дигән спектакль (куючы – татар теле укытучысы Гөлүсә Гыйниятова) тәкъдим итте. Соңыннан туйганчы “карга боткасы” белән сыйландылар һәм карачкы яндырдылар. Алай гына тәмамланмады бәйрәм, икенче көнне дә дәвам итте, мәктәптә белем алучы төрле милләт балалары (18 укучы) Казанга “Халыклар дуслыгы“ йортына Нәүрүз бәйрәменә барып, төрле милләт халыкларының дуслыгы турында күргәзмәнең шаһиты булдылар.
Төкле аягың белән, яз–Нәүрүз! Туган җиребезгә бәрәкәт, иминлек алып кил!
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз