Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Матурны яратабыз
2013 елның 29 марты, җомга
Матурны яратабыз
Арча станциясендәге 3нче Күпер тыкрыгы урамының 6нчы, Күпер урамының 7нче, 13нче, Банк урамының 18, 20, 22, 37нче, Җиңүнең 40 еллыгы урамының 7нче күп фатирлы йортларында яшәүчеләр белән җыелышлар булды.
Әлеге йортларны ныклап төзекләндерү чыгымнарын финанслау мәсьәләсе турында сөйләшенде. Җыелышны “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин алып барды.
РФнең “Торак–коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турындагы” законга үзгәрешләр керде. 270нче Федераль закон нигезендә 2013 елның 1 гыйнварыннан күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү чыгымнарын финанслауның 15 проценты торак хуҗалары өлешенә туры килә, калган 85 процентын Россия, республика, район бюджетлары күтәрә. Әнә шул турыда сүз барды җыелышларда.
Йортны төзекләндерү өчен үз өлешеңне керткәч, ни әйтсәң дә, акчаны җилгә очырасы килми, сыйфат белән кызыксыну, эшләгәнне саклап тоту хисләре уянуы табигый хәл. Гомуми йортка әнә шул “минеке” дигән карашны тәрбияләүне максат итеп куя закон кабул итүчеләр.
— Йортны ныклап төзекләндерү чыгымнарының ничек финансланганын, “Идарәче компания” ширкәтенә килеп, сметадан карап белә аласыз,— дип җавап бирде Фәрит Шәүкәтович “безнең акчалар кая китә?” дип сораучыларга.
Әйе, бөтен нәрсә ачык булырга тиеш. ТРның Президенты Рөстәм Миңнеханов шуны таләп итә. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән җыелышлар үткәрелүе моның ачык мисалы. Аңлашылмаган сорауларга районның торак–коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов, Бердәм исәп–хисап үзәге җитәкчесе Линар Әхмәдиев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов җавап бирергә әзер.
Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен субсидия бар. Торак–коммуналь хезмәтләргә түләүләр, гаилә кеременең 21 процентыннан артса, нормативлардан чыгып, субсидия исәпләнә. Тиешле документлар белән социаль яклау бүлегенә килергә кирәк.
Күпер урамының 7, 13 йортларында яшәүчеләр белән җыелыш эчтә, күршедәге 9 йортның подъезд мәйданында үткәрелде. Ныклап төзекләндерелгән йорт бу. Чиста, төзек подъездда җыелып сөйләшүе дә күңелле. Төзүче кулы тигән йорт бөтенләй башка. Матур, уңай. Йортыңны төзекләндерәбез, яңартабыз, дип торганда, моңа сөенергә генә кирәк. Сыйфат мәсьәләсенә килгәндә, аны йорт хуҗалары карап, күзәтеп торсалар, бары тик файдага гына булачак.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз