Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ватанымның ал таңы син, Арча!
2013 елның 29 марты, җомга
Ватанымның ал таңы син, Арча!
Бүген очрашу буласын
Ишетеп белгәнсездер,
Якташларны күрергә, дип,
Ашкынып килгәнсездер.
Хәнәфи БӘДИГЫЙ
Казан шәһәрендә “Арча якташлыгы” җәмгыяте 2003 елның мартында оештырылган иде. Быел 27 мартта “Казан” милли–мәдәни үзәгендә үткәрелгән очрашу кичәсе җәмгыятьнең ун еллыгына багышланды.
Бәйрәм кичәсенә килүче якташларыбызны милли киемнәр кигән кызлар чәк–чәкләр белән каршы алды. Дәртле музыка, матур җырлар яңгырый, һәркайда бәйрәм рухы. Фойеда арчалыларның хезмәт уңышларын яктырткан стендлар урын алган, Арчаның 2,7нче, Курса-Почмак, Ашытбаш урта мәктәпләре, сәнгать мәктәбе бик матур күргәзмә оештырганнар. Кунакларны чәй өстәле артында тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Бәйрәм кичәсе Арча районы турында фильм карау белән башланды. Туган якның матур табигате, тырыш, уңган халкы, мул игенле басулары, искиткеч казанышлары күз алдыннан үтте.
Сәхнәгә алып баручылар чыгуга зал тып–тын калды. Бүген алар дүртәү. “Арча” телерадиокомпаниясе директоры Рамил Мөхетдинов, Арчаның 5нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы, “Йолдызлык” конкурсы лауреаты Марат Мәгъсүмов, Шушмабаш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Сәмигуллина, шушы мәктәптән 4 сыйныф укучысы Лилия Әхмәдуллинаны тамашачылар бик тиз үз итте. Алар бәйрәмнең матур бер җыр кебек үтүенә үз өлешләрен кертте. Сәхнәнең бизәлеше дә искиткеч иде, чыгыш ясаучылар, әйтерсең лә, Арчаның гүзәл үзәк мәйданында басып тора!
Арча район Мәдәният йортының халык музыка уен кораллары оркестры, танылган җырчыларыбыз Расих Галимҗанов, Дамир Гасыймов, Булат Бәхтияров, Гөлназ Җәләлетдинова, Миндияр Шәймәрданов, Илзирә Сираҗиева, Илүзә Галимуллина, “Ар–и–Эль” балалар бию коллективы, гармунчылар Рәдис Харисов, Вагыйз Әһлиуллин, “Арча егетләре” халык җыр ансамбле, “Сәфәр” төркеме чыгышлары алкышларга күмелде.
Кунакларны Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Назиров тәбрикләде:
— Арча безнең һәрберебезгә бик якын, – диде ул. — Арча дигәч әни искә төшә, елга–күлләр, урман–кырлар, болыннар, көтү көткән болыннар күз алдына килә. Тирән мәгънәгә ия булган бу очрашуга без тирән дулкынлану хисләре белән килдек. Якташларыбыз кайда гына яшәсә дә, без аларның һәрвакыт ярдәмнәрен тоеп торабыз, уңышларына куанабыз.
Алмас Әминович “Арча якташлыгы” җәмгыятенә киләчәктә активлыгын тагын да арттырыр дигән теләк белдерде, уңышлар теләде.
“Арча якташлыгы” җәмгыяте президенты Тәлгать Шиһабиев җәмгыятьнең эшчәнлеге турында сөйләде, төрле өлкәләрдә казанышлар яулаган якташларга бүләкләр тапшырды.
Аннан соң Казан шәһәрендә яшәүче якташларыбыз сүз алды. Шамил Әхмәтҗанов, Фердинанд Фәтхи, Лилия Хәмитова, Рәфинә Ганиуллина, Нурзадә, Шамил Әхмәтҗанов, консерваториядә укучы кызларыбыз матур җырлар бүләк иттеләр.
Наил Касыймов, Рифат Корбанов, Хәнәфи Бәдигый, Сания Әхмәтҗанова үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.
Чыгыш ясаучыларның һәркайсы шундый матур очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде, районыбыз белән чиксез горурланулары, Арча шәһәренең, районның соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрүенә шатлануларын әйтте. Казанда яшәүче якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Галимулла Әсхәдуллин чыгышы да шундый хисләр белән сугарылган иде.
Кунаклар мондый очрашулар ешрак булсын, дигән теләк белән рәхмәт әйтеп таралышты.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз