ЯҢАЛЫКЛАР

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына балалар сәнгать мәктәбе — 6400, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы — 4685,26, ведомстводан тыш сак бүлеге 2050 сум күчерделәр.
Арча шәһәренең көнбатыш өлешендәге мәчет төзелешенә Гөлсинә Әскәрова (Арча) 1000 сум күчерде.

1 АПРЕЛЬДӘ район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова җитәкчелегендәге комиссия Арча муниципаль районының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Г.Тукай исемендәге премиясенә тәкъдим ителгән эшләрне карады. Педагогика көллиятеннән һәм район мәктәпләреннән барысы 80нән артык иҗади эшләр тикшерелде. Алар арасында шигърият, проза, публицистика, музыка һәм гамәли сәнгать үрнәкләре бар иде. Премия турындагы нигезләмә буенча комиссия алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алды. Күренекле татар әдипләре хуплаганнан соң, мәртәбәле бүләк, Г.Тукайның туган көнендә районда узачак шигърият бәйрәмендә тапшырылачак.

1 АПРЕЛЬДӘН хезмәт пенсияләре 3,3 процентка, социаль пенсияләр 1,8 процентка һәм ай саен бер тапкыр бирелә торган түләүләр (ЕДВ) 5,5 процентка артты. Хезмәт пенсиясе 1 февральдән районда уртача алганда 456 сумга артса, бу юлы аңа уртача 278 сум өстәлде. Социаль пенсияләр районда уртача—103 сумга, ай саен бер тапкыр бирелә торган түләүләр уртача 97 сумга артачак.

ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНДАШЛАР!
9 апрельдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр хәбәр итү системасын техник тикшерү үткәрелә. Хәбәр итү өчен электросиреналар кулланылачак. Тыныч булуыгыз һәм тәртип саклавыгыз сорала.

8 АПРЕЛЬДӘН 14 АПРЕЛЬГӘ КАДӘР Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге “Сау бул, мылтык!” акциясе уздыра. Ирекле рәвештә корал тапшыручыларга акчалата түләү дә каралган. 3–12–02 номеры буенча яки участок инспекторларына мөрәҗәгать итәргә була.

Яр Чаллыда “Пушкин укулары” дигән ачык республика иҗат бәйгесе булды. Арчаның беренче мәктәбе укучысы Инсаф Гаптелбәров (җитәкчесе Диләрә Гаптелбәрова) “Сәнгатьле уку” номинациясендә икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Гыйнвар аеның беренче яртысында районда 38 бала туды, соңгы елларда бу айның мондый уңышны күргәне юк иде, дип язган идек. Агымдагы елның өч ае үтеп китте. ЗАГС мәгълүматларына караганда, районда барысы 173 бала дөньяга килгән. Шунысы кызыклы, узган елда да шушы чорда 173 бала туган. Әмма ел ахырында балалар узган елга караганда күбрәк туачак, дип көтелә.

Быел өч айда районда 77 яшь пар өйләнешкән. Узган елга караганда 16 парга күбрәк. Күрәсең, кәбисә елы үзен сиздерми калмагандыр. Ә менә 35 парның аерылышуы сагайта, өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерылыша, дигән сүз бу. Яшьләргә өйләнешү мәсьәләсенә җитди карарга, никахлашкансың икән, гаиләне саклый белергә, сабыр булырга киңәш ителә.

2012 елда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында физкультура–сәламәтләндерү һәм спорт эшенең куелышы буенча республика смотр–бәйгесе үткәрелде. Җиңүчеләр муниципаль берәмлекләрдәге халык саныннан чыгып өч төркемгә бүлеп билгеләнде. Арча районы икенче төркемгә керде (50 меңнән алып 100 меңгә кадәр кеше) һәм Чистай, Зәй районнарыннан кала дәрәҗәле өченче урынны алды.

Язгы каникул көннәрендә “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 1997–1998 елгы кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге булды. Анда 7 команда катнашты. Беренче урынны беренче мәктәп командасы алды. Икенче — 5нче гимназия баскетболчылары, өченче урында икенче мәктәп кызлары.

Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында урта педагогика уку йортлары студентлары, сәнгать һәм музыка мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Рамил Курамшин исемендәге IV республика баянчылар конкурсы узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында узган конкурста Кукмара, Арча, Теләче, Саба балалар сәнгать мәктәпләре, Чаллы, Тәтеш, Чистай, Г.Тукай исемендәге Арча, Т.Борисов исемендәге Можга педагогика көллиятләре, Лениногорск музыкаль–сәнгать педагогика көллиятендә белем алучылар катнашты. Рәисе — Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин, әгъзалары Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Таһир Сөләйманов, Альберт Гайнетдинов һәм Хәйдәр Сафин булган жюри җиңүчеләрне түбәндәгечә билгеләде: Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Инсаф Хәкимов (5 сыйныф), Тәтеш педагогика көллиятеннән Лиана Садыйкова (4 курс), Арча педагогика көллиятеннән Әмир Нигъмәтҗанов (2 курс), Ирек Җаппаров (4 курс), Рүзәл Галимов (4 курс). Афәрин, якташлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International