Ярминкәгә Нәүрүзбикә килде

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Ярминкәгә Нәүрүзбикә килде
Сәхнәгә Кыш бабай чыгып баскач, әллә яңадан кыш килә инде, дип шаярып кына шикләнеп куйды халык.
Башка мондый уйлар килү юкка түгел, мартның соңгы көннәре, кояш җылы нурларын сибәр, гөрләвекләр агар, тамчылар тамар чак, ә тирә–юньдә ап–ак кар, салкын. Аягын нык терәп язга каршы тора кыш. Кыш бабай янына елмаеп яз гүзәле Нәүрүзбикә менеп баскач кына эчкә җылы керде. Кыш патшасы белән яз патшабикәсе көч тә сынашып карадылар. Юк инде, Кыш бабай, хәлең калмаган, юл бир инде син ямьле язга.
Узган шимбәдә Арчада булган ярминкә әнә шундый тамаша — кышны озату, язны каршылау күренеше белән башланып китте. Ул Нәүрүз бәйрәменә багышланды. Тамашага Убырлы карчык та, Шүрәле дә килгән иде. Гәүһәрия Шәфигуллина, Данис Гайфуллин, Расих Галимҗанов, Рафис Сәләхетдинов күңелле җырлары белән ярминкәне дә, бәйрәмне дә ямьләндерделәр. Бөтен күңелсез мәшәкатьләре, авырлыклары, борчу–хәсрәтләре белән карачкы да яндырылды.
— Нәүрүз бәйрәме символы буларак ике төрле карга боткасы пешердек, кайнар чәй белән әле генә табадан төшкән коймак та бар. Авыз итегез, тәмле, — ди Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров өстәл янына чакырып.
Көн язга хас булмаганча салкын булса да ярминкә хуҗаларының якты йөзләре, бәйрәм рухы аңа үзенчә җылылык һәм ямь өстәде. Ул көнне биредә “Кырлай” агрофирмасы”, “Кырлай–икмәк” ширкәтләре, “Сафия” крестьян–фермер хуҗалыгы сату итте. Арчалылар Кырлай икмәген, Наласадан сөт продуктларын яратып алды. Иске Кырлай, Өчиле, Яңа Кырлай мәктәпләре дә сату белән чыккан иде. Ит тә мулдан булды, ашлык, салам, печән, яшь терлек тә юнәтергә мөмкин иде. Бәяләр дә чагыштырмача арзан. Халыкның күп булуы сатучылар өчен дә уңай булды, чөнки алып килгән товарлары тиз сатылып бетте.
Г.ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International