Сөт комбинаты эшләргә тиеш

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Сөт комбинаты эшләргә тиеш
2 апрельдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина үткәргән киңәшмәдә беренче көн тәртибендә авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыйнау һәм сату мәсьәләсе каралды.
— Бүген биредә сөт җыйнаучылар үзләре дә катнаша, — диде Любовь Осина. — Соңгы вакытта халыктан җыйналган сөт өчен түләү җайга салынды дип әйтә алабыз. Бурыч 20 млн. сумга җиткән иде. Сөт җыйнауны оештыру, вакытында түләүне тәэмин итү — авыл җирлекләре башлыкларының бурычы.
Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыйнауның торышы турында дөрес мәгълүматлар булырга тиеш. Сөт җыйнаучы халык алдында даими хисап тотарга бурычлы. Ай саен иң яхшы сөт җыйнаучыны билгеләп барырга.
Узган шимбәдә үткәргән киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров Арча сөт комбинатының эшли башлавы район өчен дә бик кирәк, — дигән иде. Күпме эш урыны, район бюджетына өстәмә керем дигән сүз бит бу. Сөт комбинатының яңа директоры Марсель Мотыйгуллин авыл җирлекләре һәм сөт җыйнаучылар алдында ясаган чыгышында яңа җитәкчелекнең нәкъ әнә шуның өчен куелуы турында белдерде.
— Комбинат ярты ел тик торган, эшләүчеләрнең күбесе административ ялга җибәрелгән, — диде ул. — Сезне вакытында түләмичә алдаганнар да. Мин моннан соң алай булмас дип вәгъдә бирәм. Әмма безгә комбинатны эшләтә башлау өчен сезнең ярдәмегез кирәк.
Комбинат җитәкчесе “ярдәмегез кирәк” дигән сүзләрне халыктан җыйналган сөтне үзләренә тапшыруны күздә тотып әйтте. “Сезнең районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыйнау бик яхшы куелган, — диде ул. — Аңлашып эшләрбез дип ышанам, бәяләрне үзгәрткәндә дә сезнең белән киңәшеп эш итәчәбез. Бары тик сыйфатлы булсын”.
Авыл җирлекләре башлыклары Рәмзия Вафина, Гөлфия Гыйбадуллина, Фәргать Сираҗетдинов, сөт җыйнаучы Җәүдәт Әхмәтханов һ.б. әлеге мәсьәләдә үз фикерләрен әйттеләр. Уртак фикер шул: сөт комбинаты белән хезмәттәшлек итүгә берәү дә каршы түгел, тик бәяләр хәзергесеннән кискен аерылмасын, комбинат кичергән кыенлыкларда халыкның гаебе юк, сыерны берәү дә кызык өчен асрамый. Әйе, сыйфат проблемасы бар, кайберәүләр чисталыкка игътибар бирми, су кушып алдашырга маташучылар да очрый. Бергәләп эшләгәндә бу мәсьәләдә дә тәртип салырга була.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина мондый очрашуның ике як өчен дә файдалы булачагын билгеләп үтте.
Киңәшмәдә башка мәсьә-ләләр дә каралды.
ТР буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров “2013 елның гыйнвар һәм февраль айлары йомгаклары буенча алкоголь продукциясен сату турында. “2013–2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү” озак сроклы максатчан программа турында”, РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Фәнил Гайнетдинов “Эчке куллану базарын легаль булмаган ялган алкоголь һәм спиртлы продукциядән саклау. Федераль Законның төнге вакытта, шулай ук стационар булмаган сәүдә объектларында сыра һәм алкоголь продукциясен сатуны оештыру өлкәсендәге таләпләрен үтәүне тәэмин итү турында”, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Камил Гомәров “Дини биналар астындагы җир участокларын рәсмиләштерү тәртибе турында”, Арча муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров “5 елга участоклар һәм сайлау комиссияләре төзү турында” чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International