Сингапур методикасын өйрәнәбез

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Сингапур методикасын өйрәнәбез
30–31 мартта Арчаның беренче мәктәбе укытучылары үзләре укучылар урынында булдылар, парта артына утырып яңа укыту методикасын үзләштерделәр. Ә дәресне Сингапурдан килгән белгеч миссис Джая Дас (рәсемдә) алып барды.
Аның белән төркем җитәкчесе, тәрҗемәче Лилия Мөхәммәтшина һәм ике ассистент та килгән иде.
— Миссис Дас укытучыларны Сингапур мәктәпләрендә дәрес бирү методикасы белән таныштырды. Казанда республика районнары мәгариф идарәләре һәм мәгълүмати–методик үзәк җитәкчеләре өч көн дәвамында шушы методиканы үзләштерделәр. Аннан республиканың электрон белем бирү үзәкләре булган мәктәп директорлары бер атна дәвамында “Лидерлык нигезе” дигән тема буенча белем алдылар, — диде район мәгариф идарәсенең мәгълүмати–методик үзәк җитәкчесе Зөлфия Кәлимуллина. — Казанның 33нче мәктәбе шушы методикага нигезләнеп дәресләр алып бара инде. Районнан 22 укытучы, әлеге мәктәпкә барып, дәресләрдә катнаштылар һәм тәҗрибәләрен өйрәнделәр. Миссис Дас иң беренче булып безнең районга, электрон белем бирү үзәге булган беренче мәктәпкә кайтты, беренче мәктәп укытучыларын Сингапур методикасы буенча дәрес бирү серләренә өйрәтте.
Бу көнне дәресләрдә 80 кеше катнашты.
— Методиканың нигезе — укучыларны тормышта яшәү серләренә төшендерү. 21нче гасырда яшәү өчен нишләргә һәм нинди булырга кирәк? Бу тормыш безнекеннән тамыры белән аерыла бит. Сезнең укучылар иң беренче чиратта киләчәккә, эшкә, тормышка, уйлый белергә, үз фикерләрен әйтә алырга әзер булырга тиеш, — диде миссис Джая Дас.
Аның методикасы үзенчәлекле һәм дәрестә һәр нәрсәне игътибар үзәгенә ала. Традицион булмаган утыру (йөзгә–йөз, җилкәгә җилкә куеп), команда белән эшләп, лидерлык сыйфатын үстерү, шулай ук фикерләү, уйлау сәләтен арттыру һәм башкалар — барысы да безнең өчен әлегә яңалык.
— Шушы ике көндә әлеге методиканың нигезен үзләштереп, үзебездә дәресләр биреп карауны планлаштырабыз, — ди беренче мәктәп җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров. — Мәктәп укытучылары 8 апрельдән 12 апрельгә кадәр шушы методикага нигезләнеп 20 ачык дәрес күрсәтәчәк.
Киләчәктә Арчаның башка мәктәпләрендә дә Сингапур методикасы буенча дәресләр үткәрү практикага керәчәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International