Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Күршеләрдән калышмаска
2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Күршеләрдән калышмаска
30 мартта ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы ТР Премьер–министры Илдар Халиков язгы ташуга яхшылап әзерләнергә кирәклеген искәртте. Кар бик тиз эриячәк, уяу булырга кирәк. Шул ук вакытта кар астыннан чүп–чар да чыгачак. Законсыз чүплекләрне бетерергә, тәртип бозучыларны җәзага тартырга.
ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. 2013 елда республикада мондый ярдәм 6,4 млрд. сум тәшкил итәчәк. Шуның 3,4 млрд. сумы инде алынган. Игенчелек тармагына 716 млн. сум биреләчәк. Бу бер гектарга 450 сум чамасы дигән сүз. Терлекчелеккә ярдәм 780 млн. сум тәшкил итте. Быел республикада яшь фермерларга ярдәм һәм гаилә фермаларын үстерүгә булышу программаларын тормышка ашыру дәвам итәчәк.
Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә республика бюджетыннан 5 млрд. сум (шул исәптән 1,5 млрд. сум ТР Президенты карары буенча бүленде) акча бирелде. Авылдагы белгечләргә 100 млн. сум финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәне дәвам итеп, көн тәртибендәге мәсьәләләрнең мөһимлеген әйтеп үтте. Төзелеш оешмаларына тулы көчкә эшләргә. “Икстрой”, “Строй–Мастер” ширкәтләренә темпны көчәйтәсе бар.
Күп фатирлы йортларда гомуми йорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен түләү һаман да мөһим проблема булып кала. Һәр йортта хәлне аңлатып сөйләшүләр үткәрергә, конкрет эшләргә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов язгы кыр эшләренең быел бик киеренке булачагын искәртте. 10 апрельдән температура кисәк күтәрелә. Шушы көннәрдә хуҗалыкларның эш планнарын кабул итү була. Бөртеклеләрне күбрәк чәчәргә тырышырга, орлык җитәрлек. Ашлама ташу дәвам итә. Пай җирләрен биргәндә җитәкчеләр белән эшләргә, халык белән киңәшергә.
Терлекчелеккә килгәндә, баш саны, ит җитештерү узган елгыдан ким, үрчемнең сакланышы начар.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров районда терлекчелектә эшләр торышыннан канәгать булмавын әйтте.
— Узган атнада безне Әтнәгә җыйдылар, — диде ул. — Аерма — җир белән күк арасы. Малларны асрау шартлары, ашату, зооветеринария хезмәте бездәгедән бик нык аерыла. Ерак җир түгел, барыгыз, карагыз, чагыштырыгыз. Анда бөтен эш аз чыгымнар тотып мул продукция җитештерүгә корылган.
Алмас Әминович үзебезнең район мисалында ук чагыштыру өчен кайбер саннар да китерде. 1998 елда районда 37 мең баш мөгезле эре терлек булган. Хәзер — 42 меңгә якын. Әмма монда терлекләр арткан дип мактанырлык әйбер юк. Чөнки 15 ел элек хуҗалыклар тагын әле 16 мең сарык, 17,8 мең дуңгыз асраган.
Җитәкче көндәлек фермада булып, һәр көнне эшкә анализ ясаганда гына терлекчелектә уңай якка үзгәрешләр булачак. Бозау ни өчен үлгән? Кем дежур торган, угыз эчертелгәнме?
Районның баш ветеринария табибы Рәкыйп Йосыпов Әтнәдә белгечләр белән эшләүнең көчле куелганлыгын билгеләп үтте. Бер ясалма орлыкландыру технигына 250 сыер беркетелгән, ә бездә — 400–500 баш туры килә. Безнең район хуҗалыкларында сыерларның кан составы начар, каротин, аксым җитми.
Район башлыгы язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсенә дә тукталды. Кайбер хуҗалык җитәкчеләренә дә сүз бирелде. “Ак Барс–агро” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов бер гектар сөрүлек җирләренә 80 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) ашлама әзерләнүен әйтте. Сөтнең литрын 17 сумнан саталар.
“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов әйтүенчә, бер гектарга туры килә торган минераль ашлама 90 килограммга җитәчәк.
“Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин запас частьлар алу өчен 2,6 млн. сум акча бирелүен белдерде, әзерлек начар булмас.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров гаилә фермалары төзү мәсьәләсе ныклы контрольдә булачагын ассызыклады. Бу — Президент куйган бурыч.
31 мартта авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов хуҗалык җитәкчеләрен Әтнә районының “Таң” хуҗалыгына (Кышлау авылы) алып барды.
Бүгенге көндә бу хуҗалыкта бер сыердан уртача 21 килограмм сөт савалар. Моның чыннан да шулай икәнлегенә сыерларның җилеменә күз салуга ук ышанасың. Читтән кайткан бер терлек тә юк. Үзебезнең гап–гади сыерлар, мул сөт бирә торганнарын сайлап алып, шуларның бозауларын кадер–хөрмәт белән (чын мәгънәсендә) үстерәләр. “Көнгә 32 литр сөт бирә торган таналарыбыз да бар”, — ди ферма мөдире Гүзәл Гыйниятуллина.
Бозаулату бүлегендәге сыерлар бәйләмичә асрала. Асларына калын итеп салам түшәлгән. Шунда иркендә рәхәтләнеп бозаулыйлар. Әнисе ялаганнан соң бозау аерым бүлмәгә күчерелә. Анда аны ультрафиолет нурлар астында тоталар. Сөтне савып эчертәләр. Шунысы игътибарга лаеклы — бозау һәрвакыт күзәтү астында, фермада тәүлек буе кеше өзелми, төнгә дежурлар килә. Алар — ветеринария табибы, зоотехник, хисапчы, икътисадчы һ.б. Ике атнага бер туры килә, диләр.
Иң кызыгы шунда — әлеге дежурлар кулны кесәгә тыгып, тәти егет булып кына йөрми. Бозауга сөт эчертү вакыты җиткәч, сыерны савып, сөт тә эчерә алар. Ике айга кадәр сөт эчә бозаулар.
Бозау фермасы өч өлешкә бүленгән. Шуның берсе бушауга аны яхшылап юалар, дезинфекциялиләр, агарталар. Һәр бүлем әнә шулай чистарып, “ял итеп” ала. Бозаулар янына чит кеше кертелми, терлекче үзе дә анда кием-нәрен алыштырып, аерым аяк киеме киеп керә. Чыкканда тагын шулай.
Үгез бозауларны яшь вакытта ук саталар. Тана бозаулар, әйткәнемчә, кадерләп кенә үстерелә. Алардан яхшы таналар, яхшы таналардан мул сөтле сыерлар барлыкка килә. “Бездә бозаулар үлеме бөтенләй юк”, — дип әйтүләренә дә шик юк.
Гап–гади фермаларда, гап–гади сыерлар асрап республиканы шаккатырып эшләп ята әтнәлеләр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз