Яңалыклар

2013 елның 5 апреле, җомга
РАЙОНДА балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Надия Мифтахетдинова алып барды. Утырышта балаларның кичке 10нан соң урамда йөрүләре, ата–аналарның балаларына дөрес тәрбия бирмәү очраклары каралды һәм тиешле чаралар күрелде.

5 АПРЕЛЬДӘ 11 сәгатьтә Арча район-ара тикшерү бүлегендә (Галактионов урамы, 3 йорт) Татарстан Республикасы буенча РФ Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Айрат Әхмәтшин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен 3–01–75, 3–02–63 номерларына шалтыратырга була.

5 АПРЕЛЬДӘ Арча Мәдәният йортында “Җидегән чишмә” халык театры 60 еллыгы уңаеннан Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясен күрсәтә. Башлана 19 сәгатьтә.

30 мартта Кушлавычтагы Тукаевлар музей–йортында Г.Тукайның тууына — 127, үлүенә 100 ел тулу уңаеннан “Шушы җирдән, шушы туфрактан без... Әй, Кушлавычым” дигән әдәби–музыкаль күргәзмә–кичә үткәрелгән. Күргәзмәдә шушы авылдан чыккан сугыш һәм хезмәт ветераннары, дәрәҗәле исемнәргә лаек булганнар, элек һәм хәзер җитәкчеләр урыннарын биләгәннәрнең, алдынгы авыл хезмәтчәннәренең фотопортретлары урын алган. Слайдлардан күреп Кушлавыч тарихы белән дә танышканнар. Шушы авылда туып–үсеп, хәзер читтә эшләүче атказанган табибә Мәсхүдә Гыйззәтуллина истәлекләре белән уртаклашкан, бу кичәдән алган тәэсирләрен җиткергән. Күргәзмә–кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да катнашкан. Авыл халкы, кунаклар катнашындагы чара шулай бик күңелле үткән.

Түбән Камада А.Бородинның 180 еллыгы уңаеннан “Музыкаль палитра” дигән иҗат эшләре республика бәйгесе үтте. Аделя Гафарова бөек композитор А.Бородинның “Князь Игорь” операсына видеоклип эшләп, өченче дәрәҗә диплом алды. Җитәкчесе Гөлнара Сабирова. Бәйгедә шулай ук Эмилия Сабирова (Г.Сабирова), Адилә Ситдыйкова, Динә Нәҗметдинова, Әмир Хәкимов, Диана Никашина (Н. Дәүләтшина) да катнашты.

Казанда “Морозко — 2013” дигән балалар һәм яшүсмерләр иҗатының Бөтенроссия ачык фестиваль–бәйгесе булды. Арча сәнгать мәктәбеннән Настя Орлова (укытучысы Альмира Фәхретдинова, концертмейстер Ләйлә Минһаҗева) инструменталь башкару (думбра, соло) номинациясендә икенче дәрәҗә дипломант булды.

“Яз — 2013” акциясе кысаларында Татарстан Республикасының “Наз” ятим балалар һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү төбәкара җәмәгать хәйрия фонды “Мультфильм тылсымы” дигән чара оештырды. Арча халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге тырышлыгы белән бу чарага бер төркем ятим балалар, инвалидлар, шулай ук социаль яктан куркыныч, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар барды. Алар совет чоры мультфильмнарын карадылар, зоопаркта булдылар, кафега кереп сыйландылар, бик теләп ТНВ телеканалы журналистлары сорауларына җаваплар бирделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар. “Мәрхәмәтлек үзәге” җитәкчесе Руфия Баһаветдинова шундый чара оештырып балаларны сөендергәне өчен “Наз” фонды президенты Нурания Сәйфетдиновага рәхмәтен белдерде.

Курса–Почмак урта мәктәбе спорт залында Сеҗе авыл җирлегенә кергән авыл яшьләре арасында волейбол ярышы үткәрелде. Курса–Почмак яшьләре — беренче, Курса Разъезды — икенче, Сеҗе командасы өченче урынны алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне “Ак Барс–агро” ширкәте исеменнән профсоюз оешмасы җитәкчесе Исламгали Минһаҗев тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International