Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәктәпләрдә яңа нормативлар
2013 елның 5 апреле, җомга
Мәктәпләрдә яңа нормативлар
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров район мәктәпләрендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативлары комплексын “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” Спорт комплексы” исеме астында яңартырга дигән күрсәтмә бирде.
“Хезмәткә һәм оборонага әзер” программасы СССРда 1931 елдан 1991 елга кадәр эшләп килде. Ул шулай ук предприятиеләр һәм уку йортларында тормышка ашырылды. Һәр яшь төркеме өчен үз бәяләү критерийлары бар иде, нормативларны тапшыручыларны исә алтын яки көмеш медальләр белән бүләкләгәннәр. Комплекс 2 өлештән торган: I–VIII сыйныфлар өчен — “Хезмәткә һәм СССР оборонасына әзер бул” (БГТО) һәм 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен – “Хезмәткә һәм оборонага әзер”. Тапшырылучы нормативлар арасында йөгерү, граната ату, тартылу, сикерү, чаңгыда йөрү, йөзү, канатка менү, ату, туристик походлар бар иде.
“Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” Спорт комплексы”на кергән күнегүләр буенча ярышларда катнашу укучыларның физик үсешенә уңай тәэсир итүгә, кыюлык, тәртиплелек, максатка ирешүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Нормативлар комплексы биш баскычтан тора: I баскыч — “Стартка әзер” (II–III сыйныф укучылары өчен — 7–9 яшь), II баскыч — “Кыюлар һәм җитезләр” (IV–V сыйныфлар өчен — 10–11 яшь), III баскыч — “Спорт сменасы” (VI–VII сыйныфлар өчен — 12–13 яшь), IV баскыч — “Көч һәм батырлык” (VIII–IX сыйныфлар өчен — 14–15 яшь), V баскыч — “Физик яктан камиллек (X–XI сыйныфлар өчен 16–18 яшь). Һәр баскыч өчен аерым бурычлар куелган. Мәктәпне тәмамлаганда укучыларның физик яктан әзерлеге югары дәрәҗәдә булыр, алар армия хезмәтенә һәм хезмәт эшчәнлегенә әзерлекле булырлар дип көтелә. Программага спортның 20дән артык төре кертелгән. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бүленгән. Бүгенге көндә мәктәп-ләрдә программаны тормышка ашыру актив рәвештә алып барыла: кышкы спорт төр-ләре буенча нәти-җәләр инде билгеле, хәзер спортның башка төрләре буенча нормативлар тапшыру өчен әзерлек эшләре алып барыла.
ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов бу программаны тормышка ашыруның бик кирәкле булуын билгеләп үтте. Илнең һәр гражданы Ватанны саклаучы булып тора. Шуңа күрә ул физик яктан әзерлекле, чыныгу алган булырга тиеш. Мәктәп яшеннән үк спорт белән шөгыльләнү бу сыйфатларны тәрбияләүнең нигезе, сау–сәламәт кешеләрнең саны артуга этәр-геч булып тора. Ә бу, үз чиратында, армия хезмәтенә яраксыз егетләрнең кимүенә китерә.
Мондый яңалык спортка мәхәббәтне бала вакыттан, мәктәп яшеннән үк тәрбияләргә кирәк дип санаучы педагоглар һәм әти–әниләр арасында да яклау тапты. “Яңалык — ул онытылган иске әйбер. Мин “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” нормативларын кертү, беренче чиратта, балаларның сәламәтлегенә, аларның үсешенә уңай йогынты ясар дип уйлыйм. Өйрәнгәннәре аларга киләчәк тормышларында, эш урынында, армия-дә хезмәт иткәндә кирәк булачак. Нормативларны тапшыру, яшьтәшләреннән калышмас өчен укучылар физик күнегүләр белән дәрестән тыш вакытта да шөгыльләнәчәк. Нәтиҗәләр, укучыларның ирешкән уңышлары аларның үзбәяләре, яшьтәш-ләре арасында дәрәҗәләре артуга китерәчәк”, — ди 5нче гимназиянең физик тәрбия укытучысы Зөфәр Ильясов.
Спорт яратучылар санының көннән–көн арта баруы шулай ук районның бу нормативларны кертүгә әзер булуына дәлил һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Кыш көне стадионда чаңгы юлы буш тормады, ә җәй көне ул йөгерү юлына әйләнә. Районда шулай ук баскетбол, футбол, волейбол, хоккей, зур теннис кебек спорт төрләре белән мавыгучылар да күп. Арчада бассейн булу да сәламәтлекне ныгытуга яңа мөмкинлекләр ачты. Районда һәрдаим укучылар, шулай ук мәгариф учреждениеләре, предприя- тиеләр, оешмалар һәм авыл хуҗалыгы бер-ләшмәләре коллективлары арасында спорт ярышлары уздырыла. Әйе, бүгенге көндә спорт актив яшәү рәвеше булып тора. Бу программаны тормышка ашыру сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылучыларны арттырыр, начар гадәтләргә иярүчеләр санын киметергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Армия хезмәтенә яраклы, кирәк чакта Ватаныбызны якларга әзер булган ир–егетләребез саны да артыр.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз