Апрель туар, яр тулар

2013 елның 5 апреле, җомга
Апрель туар, яр тулар
Табигатьнең көч–куәтенә исең китәрлек. 31 мартта әле кыш иде. Икенче көнне иртән торсак, бар да “йомшарган” — яңгыр ява, гөрләвекләр ага. Сыерчыклар да килеп җиткән, туган якка исән–имин кайтуларына куанып, канатларын кага–кага сайрыйлар.
Телевизордан да соңгы көннәрдә кар–бураннарны түгел, ә зур зыяннар салган су басуларны күрсәтәләр. Бездә дә язгы ташу якынлаша, ул ничек үтәр?
Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында да сөйләшү әнә шул турыда барды. Аны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин үткәрде.
— Фаразлар буенча язгы ташу чорында зур тайпылышлар көтелми, — диде ул. — Шулай да, табигать көйсезлекләренә алдан әзерләнеп тору яхшы.
Безнең районда су басу куркынычы булган 12 торак пункт бар. Алар — Арча шәһәре, Апаз, Хәсәншәех, Түбән Оры, Кәче, Иске Чүриле, Ашытбаш, Казанбаш, Күпербаш, Казиле, Кысна, Көтек авыллары. Барысы — 250 йорт, аларда 859 кеше яши.
Язгы ташу чорына төзелгән эш планында килеп чыгарга мөмкин булган һәр очрак исәпкә алынган. Ялгыз карт–карчыкларга җаваплы кешеләр беркетелгән, су баскан очракта кешеләрне чыгару өчен көймәләр, техника бар.
Кәче авылының бер өлеше язгы ташу чорында юл өзеклегендә кала. Арча янгын часте гарнизоны җитәкчесе Мәсхүт Шәрәфиев ут–күз була калса анда мотопомпа һәм җиңсәләр, су сыешлыгы куярга тәкъдим итте. Мәктәп директорларын язгы ташу чорында үз–үзеңне ничек тоту турында укучылар белән инструктаж үткәрүнең мөһимлеген искәртте.
Район территориясендә 26 буа бар. Алар совет чорында төзелгән, шактый тузганнар да. Узган ел Иске Йорт, Пионер буалары ныклап төзекләндерелде. Быел Орнашбаш, Югары Пошалым, Казаклар, Мөрәле, Югары Оры буалары төзекләндереләчәк.
Язгы ташу чорында буаларда суның торышын күзәтү авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнгән. Апаз, Иске Йорт, Көтектә вакытлы постлар эшли. Иртәнге 8дә һәм кичке 4 сәгатьтә суның биеклеген үлчәп хәбәр итеп торалар. Шушы вакыт аралыгында су ярты метр күтәрелә икән, су биеклеген ике сәгать саен үлчәп торачаклар.
Янгын часте гарнизоны җитәкчесе Мәсхүт Шәрәфиев белән кайбер буаларга да барып килдек. Әлегә аларда тынычлык хөкем сөрә, шуңа да карамастан, дежурлар уяулыкны югалтмый, чөнки язгы су кинәт килеп төшәргә мөмкин. Мәсхүт Мифтахович Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев белән элемтәгә кереп алды. Бу территориядә иң зур Көтек буасы урнашкан. Анда да хәл тыныч.
Һәр хуҗалыкта инде ка-наулар казылган, түбәләр көрәлгән, су юллары ачылган. Базлар, өй асларын да иртә–кич карап тору әйбәт.
— Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр исә синоптиклар хәбәрләренә әледән-әле колак салырга һәм үзләре өчен нәтиҗә чыгарырга тиешләр, — ди дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Илшат Мәхмүтов. — Бәла килә калса, беренче чиратта, балалар һәм олыларны, авыруларны коткарырга, мөмкинлек булса, матди һәм мөлкәти милекне куркынычсыз урынга чыгарырга, шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска: этләрне бәеннән ычкындырырга, үрдәк, каз, тавыкларны чормага меңгереп бикләп куярга, зур терлекне югары җиргә илтеп бәйләргә, торак һәм каралты-кураны электр утыннан өзәргә, газүткәргеч торба кранын ябарга һ.б
Язгы ташу вакытында ташу суына эләккән очракта авыр киемне салу, батмый торган каты берәр нәрсәгә ябышып һәм су агымына буйсынып йөзү кулай. Су бозлы булуын исәпкә алып, суга төшкән кешенең тәне тиз арада суынуын онытмаска кирәк, чөнки су, һавага караганда җылылыкны үзе аша 25 тапкырга тизрәк үткәрә. Салкын судагы кешенең тән температурасы озак вакыт 35 градустан да ким булса, ул гипотермиягә китерә һәм кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Суда өшегән кешене җылы душта, саунада тотып җылытырга, аеруча арка һәм күкрәк турыларын җылытырга, коры кием һәм кайнар чәй бирергә кирәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International