Айлык түләүләр билгеләнә

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
Россия Федерациясе Президентының 175 Указы (26.02.2013) нигезендә инвалид балаларны һәм тумыштан беренче төркем инвалидларны карау нәтиҗәсендә хезмәткә яраклы булып та эшләмәүчеләргә 2013 елның 1 гыйнварыннан айлык түләүләр билгеләнә. Ул әтисе я әнисенә (уллыкка алучыга яки карап үстерүчегә (опекун) 5500 сум, башка кешеләргә 1200 сум күләмендә була. Әлеге түләүләр инвалид бала яки тумыштан беренче төркем инвалидны пенсия белән тәэмин итүче орган карамагында булган документлар нигезендә билгеләнә һәм 2013 елның 1 гыйнварыннан бирелгән компенсация түләүләре дә исәпкә алына. Шулай ук тәрбияләүченең инвалид бала яки тумыштан беренче төркем инвалид белән туганлыгын яки опекунлык статусын раслаучы документлар да кирәк була.
Арча районы буенча бүгенге көнгә әлеге категориягә кергән 300 кешегә компенсация түләүләр билгеләнгән, булган документлардан чыгып 2013 елның 1 гыйнварыннан 139 кешегә ай саен 5500 сум акча түләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International