2 апрельдә Г.Тукай әдәби–мемориаль музеенда “Чәчәкләрнең тамыры туфракта, изгелекнең тамыры йөрәктә” дигән чара үткәрелде.

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
2 апрельдә Г.Тукай әдәби–мемориаль музеенда “Чәчәкләрнең тамыры туфракта, изгелекнең тамыры йөрәктә” дигән чара үткәрелде. Ул Тукайны тәрбиягә алган Сәгъдетдин Шәмсетдин улы Салиховны (Сәгъди абый) искә алуга багышланды. Кичәгә аның якын туганнары да килде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Гомәров җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре Сәгъди абыйның 18 гасырдан башлап төзелгән шәҗәрәсен, Сәгъдетдин белән Апуш образлары катнашында кызыклы тамаша тәкъдим иттеләр. Ул көнне биредә Яңа Кырлай мәктәбе укучылары, мәдәният йорты үзешчәннәре Тукай шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар. Ашытбаштан нәни биюче кызларның чыгышлары да күңелле булды. Кичәдә Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, “Казан арты” әдәби–музей берләшмәсе җитәкчесе, Арча төбәге тарихын тирәнтен өйрәнүче Ринат Фазлыәхмәтов һәм Тукайның дүртенче буын туганы журналист Риман Гыйлемханов катнашты. Бу хакта безгә Г.Тукай әдәби–мемориаль музее хезмәткәре Нурия Йосыфҗанова хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International