Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Өметләрне акладылар
2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
Өметләрне акладылар
Ел саен республикабызның РОСТО (ДОСААФ) оешмасы яшьләрнең армия хезмәтенә әзерлеген ачыклау максатыннан автосыйныфларда укучы курсантлар арасында һөнәри осталык буенча “Яшь машина йөртүче — 2013” республика бәйгесен игълан итә.
Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы әлеге ярышларга ел да ныклы әзерлек белән бара. Оешма җитәкчесе Ринат Алеев һөнәргә өйрәтү осталарына, инструкторларга бурычларны, максатны ныклап аңлата, ярышларга әзерлек өчен кирәкле бөтен мөмкинлекләрне тудыра. Һәр нәрсәне үзе контрольдә тота, анализ ясый, киңәшләрен бирә. Арчалыларның һәр өлкәдә беренче һәм үрнәк булырга тиешлекләрен ассызыклый.
Бәйгенең беренче этабы район үзәгендә, мәктәп автосыйныфларында җиңүчеләр арасында уздырылды. Шушмабаш һәм Апаз урта мәктәбе укучылары тәҗрибәле остаз, “Автошөгыль остасы — 2012” республика бәйгесе җиңүчесе, Шушмабаш урта мәктәбенең производствога өйрәтү остасы Әнис Шәймәрданов җитәкчелегендә ярышларга әзерләнде. Шушмабаш урта мәктәбенең данын яклап 3 укучы, Апаздан бер укучы катнашты, нәтиҗәләре сөенечле. Укучылар үзләренең “Яшь йөртүче” икәнлекләрен теоретик, практик, спорт, хәрби өлкәдә сынадылар. Апаз урта мәктәбеннән Ирек Низамов һәм Шушмабаштан Алинә Галимуллина уңышлы чыгыш ясап, ярышларның җиңүчеләре дип танылдылар. Аларга Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы данын республика күләмендә яклау хокукы бирелде. Әсгать Әсәтов, Энҗе Вәлиева көндәшләреннән бик азга калышып, икенче урынны яуладылар. Афәрин кызлар, егетләр!
2 апрельдә Норлат шәһәрендә узган “Яшь машина йөртүче —2013” бәйгесе тантаналы шартларда дәүләт флагларын күтәрүдән башланды. Флаг күтәрүне узган ел әлеге ярышларда беренчелекне яулаган арчалылар хөрмәтенә безнең укучыларыбыз башкарды. Бу инде алар өчен әлеге ярышларда алдынгы булырга чакыру иде.
Ярышларга Татарстанның РОСТО (ДОСААФ) район оешмаларыннан 29 команда җыелды. Командалар барысы да яхшы әзерлек белән килгән, көрәш кискен барды. Курсантларыбыз Алинә белән Иреккә теория өлешендә юл йөрү кагыйдәләре буенча билет сорауларына дөрес, тиз җавап бирергә кирәк иде. Ирек Низамов билет сорауларына бер хатасыз 35 секунд эчендә җавап бирде. Алинә дә өлгер, хатасыз чиште. Икенче сынау пневматик мылтыктан ату, бу өлкәдә дә оста булуларын исбатлады безнекеләр. Алинәбез, 30 мөмкинлектән 29 очко җыеп, “Республика снайперы” исемен алды. Ирек Низамов АК-74 автоматын чын хәрбиләрчә сүтеп, җыйганда тизлегенә күз иярмәде, 34 секундта башкарып, призлы өченче урынны яулады. Алдагы ярыш — спорт (идәннән этелеп күтәрелү, турникта тартылу). Безнекеләр районыбызда спортка карашның югары дәрәҗәдә булуын расладылар. Алдынгы булырга тиеш тә иде алар, чөнки беренчеләрдән булып, районыбыз башлыгы Алмас Назиров мәктәпләргә “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” Спорт комплексы” нормативларын кертүне максат итеп куйды. Уку йортларында кышкы төрләр буенча нәтиҗәләр ясалды, җәйге төрләрне үтәүгә ныклы әзерлек эшләре алып барыла. Сәламәт, куелган максатына ирешүче укучы һәр өлкәдә дә алдынгы булыр.
Ниһаять, яшь йөртүчеләр руль артына утырды. Укучыларының төгәл, шома, җитез, күпләрне шаккатырырлык итеп йөрүләре белән остаз–инструктор Әнис Равил улы горурланды. Алар аның өметен аклады, көндәшләрен бик күпкә артта калдырып, финишка беренче килде.
Дулкынландыргыч минутлар, нәтиҗәләр барлана. Кем беренче?! Арчалылар! Арчалылар кабат югары баскычта, кубок безнекеләр кулында. Безнекеләр “Яшь машина йөртүче — 2013” бәйгесе җиңүчеләре. Рәхмәт сезгә, укучыларым, рәхмәт сезгә, укытучым. Өметләрне акладыгыз.
Р.ШӘЙМӘРДАНОВА,
Шушмабаш урта мәктәбе директоры
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз