Алар төзи белә

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
Алар төзи белә
“Арча КСМы” коллективының матур эшләре турында республикада да яхшы беләләр. Узган ел алар төзегән күп функцияле үзәкне ачу тантанасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та бик мактады үзләрен. Дөрестән дә, матур, сыйфатлы итеп төзиләр.
29 мартта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министрлыгында “Авыл клублары” республика программасын тормышка ашыру йомгаклары һәм 2012 елда торак төзү нәтиҗәләренә багышланган тантана үткәрелде. Министр Ирек Фәйзуллин анда катнашучыларга башкарган эшләре һәм югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерде.
“Арча КСМы” ширкәте һәм аның җитәкчесе Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы “Авыл клублары” республика программасы буенча төзелгән күп функцияле үзәк өчен мәдәни әһәмияттәге иң яхшы объектлар конкурсының абсолют җиңүчесе дип танылды. Рафаэль Муллагалиевка бүләкләрне министр Ирек Фәйзуллин (уңда) тапшырды.
Әлеге коллектив төзүчеләре узган көз Сикертән авылында яңа клубка нигез салып калдырганнар иде. Хәзер инде түбәсен ябу бара, ачу тантанасы Сабантуй көнне булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International