Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә
2013 елның 10 апреле, чәршәмбе
Аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә
6 апрельдә ТР Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин 28 апрельдә Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне икәнлеген искә төшерде.
Әлеге мәсьәлә даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Быел беренче кварталда республикада эш урынында 12 бәхетсезлек очрагы булган, 5 кешенең гомере өзелгән. Шуның берсе безнең райондагы “Монолит” ширкәтендә вагон бушаткан вакытта була.
Министр әйтүенчә, өч айда Татарстанда 761,5 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 31,8 проценты. Еллык заданиене 40 процентка үтәүче районнар да бар.
Казан шәһәрендәге футбол стадионында төзелеш эшләрендә актив катнашучы муниципаль берәмлекләр арасында игълан ителгән конкурска йомгак 15–20 майда ясалачак. Ә 1 июньгә җиңүчеләр вәгъдә ителгән спорт мәйданчыклары белән тәэмин ителәчәк. Быел республикада 100 спорт мәйданчыгы төзелә. Алар футбол стадионын төзү һәм төзекләндерү эшләрендә иң актив катнашкан муниципаль берәмлекләр территорияләрендә барлыкка киләчәк. Яхшы эшләүчеләргә бүләк бу.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр иткәнчә, республикада сөрүлек җирләренең бер гектарына тәэсир итүче матдәләрдә уртача 31 килограмм минераль ашлама әзерләнгән. Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча проблемалы йөз хуҗалык бар, алар белән адреслы эш алып барыла.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ки-ңәшмәне дәвам итеп, алда торган бурычларны билгеләде.
Шул ук көнне муниципаль район башлыгы Арча балалар сәнгать мәктәбендә район Советы, башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә районда санитария–экология хәлен яхшырту буенча чаралар үткәрү мәсьәләсе каралды.
Бу турыда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин чыгыш ясады. 2013 елның 29 мартында “Арча муниципаль районында санитария–экология хәлен яхшырту буенча чаралар үткәрү турында” карар кабул ителгән иде. Анда комиссия составы, конкрет сроклар һәм җаваплы кешеләр күрсәтелгән чаралар планы расланды.
2013 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр Арча шәһәрен, авылларны, урман зоналарын, сулыкларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык игълан ителде. Бу чорда паркларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү, агачлар, чәчәкләр утырту планлаштырыла. Арча шәһәрендә, авылларда юллар, тротуарларны ремонтлау һ.б. күздә тотыла.
Чистарткан җирдә түгел, чүпләмәгән урында чиста, ди халык мәкале. Тирә–юнебезне, яшәгән урыныбызны төзек, матур тоту һәрберебезнең бурычы. Күп кеше шулай эшли дә. Ә аңларга теләмәүчеләргә җавап тотарга туры киләчәк. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән физик затларга 2 мең сумнан 3,5 мең сумга, урындагы затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салу каралган.
Районның административ комиссиясенең 2012 елдагы эшчәнлеге республика күләмендә уңай бәяләнде. 2013 елда да ул актив эшли. Билгеле, сүз штрафлар түләтеп кемгәдер матди зыян китерү турында бармый. Әмма быелдан башлап беркетмә төзелгән кешегә кимендә 2 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиев үзенең чыгышында узган ел Арчаның 5нче гимназиясе, 7, 1, 2нче урта мәктәпләр, агросәнәгать көллияте филиалы, педагогика көллияте, социаль яклау идарәсе, финанс–бюджет палатасы, Пенсия фонды, үзәк китапханә коллективларының тирә–ягыбызны тәртипкә китерүдә актив эшләүләрен билгеләп үтте.
Соңгы вакытта тиешсез урынга чүп ташлау дигән нәрсә бетеп бара. Киләчәктә дә бу мәсьәлә ныклы контрольдә тотылачак.
Шәһәр көнен билгеләп үткәндә иң төзек оешма, йорт, ишегалды, урам конкурсларына йомгак ясала.
Районның административ комиссиясе секретаре Булат Мортазин законнардагы үзгәрешләрне аңлатып үтте. Профилактика мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк. Максат — әйләнә–тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләү.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышына, терлекчелектәге эшкә анализ ясады. Район буенча сөрүлек җирләренең бер гектарына уртача 21,3 килограмм минераль ашлама тупланды. Иң күбе “Курса МТС”ында — 71 килограмм. “Кырлай”, “Ак Барс–агро”, “Игенче”дә 59,3–48,6 килограмм туры килә. Иң азы — “Арча” ширкәтендә — 2,2 килограмм гына.
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. 40 баллы система буенча “Ак Барс–агро” ширкәте — 37, “Ватан”, “Курса МТС”ы хуҗалыклары 36 балл җыйды. “Мәрҗани”, “Арча” ширкәтләренә 28–25 балл куелды.
Язгы кыр эшләре чорына хуҗалыклар белән үзара килешү нигезендә предприятиеләр беркетелә. Агросәнәгать көллияте студентлары да ярдәмгә киләчәк.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәгә йомгак ясап, анда бик мөһим мәсьәләләр куелуын әйтте. 2013 ел — аеруча җаваплы ел. Казанда Универсиада узачак. Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел безнең районда үтә. Районда һәркем тирә–юнебезне матурлау, тәртипкә салу буенча үз өлешен кертергә тиеш. Штраф салу берәү өчен дә күңелле эш түгел. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибар итәргә. Күршеләр тәҗрибәсен өйрәнү дә зыян итмәс.
Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Республиканың көньяк районнарында кырларда инде эш башланды. Бездә дә озак көттермәс. Быел авыр булачак, чөнки көздән күп җирләр эшкәртелми калды.
— Безнең хезмәтне авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән бәялиләр, — диде район башлыгы. — Булган мөмкинлекләрне тулы файдаланып, ярдәмләшеп эшләгәндә, бердәм булганда кыенлыкларны җиңә алырбыз.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
30
март, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре су басу шартларында эшләргә әзер
Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Язгы ташу үсеше сценариена карап, республиканың төрле торак пунктларында почта бүлекчәләренең берничә дистә ташу участогы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Әгәр дә язгы ташу вәзгыяте начарая икән, Россия Почтасы хезмәткәрләре анда яшәүче кешеләргә пенсия һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда китерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз