ТИЗДӘН ЕГЕТЛӘР АРМИЯГӘ КИТӘ БАШЛЫЙ. Беренче язгы чакырылыш 15 майда булачак, дип көтелә. Барысы районнан 86 егет армия сафларына алыначак. Гадәттә язгы чакырылыш көзге айларга караганда күбрәк була. Бу укулар тәмамлану белән аңлатыла.
1 МАРТТАН 31 МАЙГА КАДӘР балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларыннан Санкт–Петербург шәһәрендә узачак “Табуретка” III Бөтенроссия балалар театр–шигъри фестиваленең сайлап алу турына гаризалар кабул ителә. Бу турыда тулырак мәгълүматны фестивальнең рәсми сайтыннан карый аласыз: һttp://taburetkafest.ru.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Лиана Гатина җитәкчелегендәге Биектау район җирле бүлекчәсе вәкилләре, партиянең Арча районы җирле бүлекчәсенә килеп, тәҗрибә уртаклашып китте. Бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов эш алымнары белән таныштырды, кунакларның сорауларына җавап бирде. “Бирегә килүебез юкка булмады, — ди Лиана Гатина, — без эш оештырылышын, үзебездә булмаган алымнарны өйрәнеп китәбез. Арчалылар кебек без дә районда үткән бер генә чарада да катнашмый калмыйбыз. Республиканың башка районнарына да арчалыларның тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итәр идем”.
Быел аз керемле гаиләләрдән 53 бала “Урман әкияте” ял йортында, “Васильево”, “Ливадия” хастаханәсендә ял итеп, савыгып, көч туплап кайттылар. Яңа төркем 29 апрельгә туплана. “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балалар бүлеге мәгълүматларына караганда, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәр бала хастаханә, ял йортларына бара ала. Ата-ана вакытында мөрәҗәгать кенә итсен.