Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бай күңелле халыклы син, Арча!
2013 елның 12 апреле, җомга
Бай күңелле халыклы син, Арча!
Арча балалар сәнгать мәктәбе районыбызда яшәүче әдәбият сөючеләрне рухи азык өләшүче күңел бәйрәменә җыйды. Көн дәвамында кичәгә килгән халык язучылар белән аралашты.
Әдәбият–сәнгать бәйрәмен күңел бәйрәме дип шушы гүзәл кичәне оештыручы “Салават күпере”, “Сәхнә” журналларының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр атады. “Татар дөньясына күп әдипләр биргән төбәк кенә түгел, биредә укымышлы халык яши. Иң күп газета–журнал, китап укучылары белән дә алдынгы ул Арча. Ә китап укучының күңеле бай була. Бүгенге чараны без Арча районыннан башлап, бөтен республикага таратырга ниятлибез”, — дип сөйләде язучы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинованың хәер–фатыйхасы белән башланган очрашу ике өлештән торды. Иң элек язучылар мәктәп укучылары белән аралашты. Аннан әдәбият сөючеләр, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан сораулар бирелеп, аларга язучыдан җаваплар алынып җанлы әңгәмә корылды. Ф.Хөсни, М.Җәлил исемендәге республика яшьләр премияләре лауреаты, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидат Нәбирә Гыйматдинованың иҗатына багышланган әдәби конференциядә тамашачыга моңарчы ишетергә туры килмәгән шактый яңалык ачылды.
Арча районында яшьләрне әдәбиятка тарту, балаларның сәләтен үстерү, иҗади уңышларга этәрү максатыннан төрле конкурслар игълан ителә, премияләр бирелә. Көзгә Арчаның 3нче мәктәп базасында сәләтле балалар өчен махсус мәктәп ачылачак. “Гомәр, Гариф, Мөхәммәт абыйлар янып иҗат иткән чорда Татарстан Язучылар берлегендә 20дән артык язучы Арча районыннан иде, — ди Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан. — Бүгенге көндә Арча район хакимиятенең шундый игелекле хезмәт алып барып, балаларны иҗатка кызыксындыруларына, әдәбиятка карата яхшы мөнәсәбәттә булуларына рәхмәт. Тәрбияле, әхлаклы балалар, әдәбияткә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү игътибарга, рәхмәткә лаеклы эш”.
Нәбирә Гыйматдинова да Арча төбәгендә яшәүчеләрнең фидакарьлегенә соклануын яшермәде. “Мин гомерем буе шушы як кешеләренә рәхмәт әйтеп яшим. Үзвакытында әсәрләремне иң элек Гариф Ахунов белән Гомәр Бәширов хуплап, мине әдәбият дөньясына алып чыктылар, хәтта мине, иң беренче басылган хикәямне укып, танучы кеше дә Арчада булды. Без, язучы халкы, кая гына барсак та үзебезгә алмаш эзлибез. Арча ягына килгән саен минем олпат язучыларыбызның дәвамчыларын табасым килә”, — диде ул. Нәбирә ханым өчен Арча тагын бер вакыйга белән бәйле: аның “Китәм, димә!” әсәренә нигезләнеп эшләнгән фильм Арча районының гүзәл табигать кочагында төшерелгән.
Урманнарга бай Аксубай ягында туып–үскән язучы ханым әсәрләренә образларны да, нигездә, туган ягыннан җыярга тырыша. Китапны халык яратып укысын өчен чын йөрәктән, ихлас язарга кирәк, дип исәпли. Ивановода тегүчелеккә укыган, соңрак журна-листика бүлеген тәмамлаган кыз яшьтән иҗатның ачы җимешләрен татып, әле студент вакытында ук Язучылар берлегенә кабул ителә. Беренче күләмле әсәре “Сихерче”нең дөнья күргәннән соң кулдан–кулга йөреп укылуы язучыны яңадан–яңа әсәрләр иҗат итәргә этәрә. Геройлары үзгә сәерлек белән аерылып торса да, бүгенге көндә аның әсәрләре халык арасында иң күп яратып укыла һәм инде 7 ел “Ел китабы” номинациясендә 1нче урынга лаек була. “Әгәр әсәр күңелемә ошамаса, укучыга ярар өчен генә язмыйм”, — ди язучы. Нәбирә ханымның төп геройлары — табигать балалары, язучы аларны тирә–юнендә яшәүче халык арасыннан таба. Һәр әсәрнең үзәгендә мәхәббәт хисе ятса да, адәм баласының табигать белән гармониясе бозылуы, шуның нәтиҗәсендә явызлыкның күбәюе чагыла. Туфан Миңнуллин Нәбирә ханымның иҗатын бәяләгәндә еш кына: “Адәм ышанмаслык нәрсәләрне кеше ышандырырлык итеп сүрәтли”, — дияргә яраткан.
Кичәне тагын да тулыландырып сәнгать мәктәбе укучылары моңлы җырлар башкарды, мәктәп, педагогика көллияте укучылары язучының кайбер әсәрләренә гомуми анализ, мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары исеменнән Арчаның 2нче мәктәбеннән Рәсимә Ибраева, китапханәчеләр исеменнән язучының якташы Гөлкәй Хәбирова рәхмәтләрен җиткереп, чыгыш ясадылар. Кичәне җанлы итеп алып баручы район үзәк китапханәсе китапханәчесе Әлфия Галимованың үзенең дә Нәбирә Гыйматдинова әсәрләренә гашыйк икәнлеге язучыга сораулар яудырганда сизелде. Киләчәккә планнары турында сораганда, Нәбирә ханым серле генә: “Күңелдә матур хыяллар, темалар бар. Язучы язарга тиеш. Аллаһы Тәгалә безгә язарга, ә сезгә, хөрмәтле укучыларым, безнең әсәрләрне укыр өчен гомер, исәнлек бирсен”.
Тамашачыларның күңелендә тагын шундый очрашулар оештырсыннар иде дигән уй булса, иҗат әһелләренең дә теләкләре бер: яшьләр әдәбиятка күбрәк тартылсын, кызыксынсыннар иде. Бу очрашу хыялый җаннарның күңел кылларына кагылмый һәм иҗатка өмет чаткысы уятмый калмагандыр, мөгаен.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз