Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Теле барның иле бар
2013 елның 12 апреле, җомга
Теле барның иле бар
Арчаның 1нче урта мәктәбендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Анда район мәктәпләреннән 1–11 сыйныф укучылары катнашты.
Районыбызда иҗат, сәнгать тормышының күп өлеше Тукай исеме белән бәйле. Балачактан Тукай аша туган җирнең гүзәллегенә сокланып яшибез. Тукай — буыннар шагыйре калдырган әдәби мирас — милләтебезнең горурлыгы. Апрельне без Тукай ае дип атарга яратабыз. Шунлыктан, бу айда шигъри кичәләр дә гадәттәгедән ешрак үткәрелә. Ә андый кичәләрне өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да шатланып көтеп ала. Чөнки сәләтле балаларга үзләренә ошаган шигъри әсәрләрне башкаларга да сәнгатьле, образлы итеп җиткерү мөмкинлеге туа.
“Теле барның иле бар” шигырь бәйгесендә укучылар яшь буенча өч төркемгә бүленеп көч сынашты: кече яшьтәгеләр (1–4 сыйныф укучылары); урта яшьтәгеләр (5–8 сыйныфлар); өлкән яшьтәгеләр (9–11 сыйныфлар). Алар жюрига Тукай әсәрен яки бүгенге заман шагыйрьләренең Тукайга ияреп, әдәп–әхлакка өйрәтүне үз эченә алган шигырен тәкъдим итәргә тиеш иде. Катнашучыларны бәяләгәндә укучының сәхнәдә үз–үзен тотышы, сөйләм теленең сафлыгы, шигъри хисләрен күңеле аша үткәреп тамашачыга җиткерә белүе дә исәпкә алынган. Бәйге Яңа Кенәр һәм Арча зонасындагы мәктәпләрдә уздырылып, арадан иң яхшы сөйләүче укучылар сайлап алынган һәм менә бүген алар — Арчада. Кечкенәләр төркеменнән Илмир Хәкимов (Яңа Кенәр лицее), Эльза Минашаева (7нче мәктәп), Надир Хәбибуллин (Хәсәншәех мәктәбе), Лилия Әхмәдуллина (Шушмабаш), Инсаф Солтанов (5нче гимназия), Раил Исмәгыйлев (Наласа), республика һәм район конкурслары җиңүчесе Диләрә Булатова (Арча сәнгать мәктәбе) туган телебезнең газизлеген, аның милли аһәңен җиткерүгә иреште. Урта сыйныф укучылары Зәлия Саттарова (Лесхоз мәктәбе), Денис Габидуллин (Сикертән), Динә Нәҗметдинова (1нче мәктәп), Фидаил Әхмәтҗанов (Яңа Кенәр лицее), Айгөл Рәхмәтуллина (Ашытбаш), Илүзә Гәрәева (Шушмабаш мәктәбе) яңгыраткан әсәрләр арасында Тукай шигырьләре яңа яклары белән ачылды сыман. Бөек шагыйрьнең туган халкын, туган телен, туган ягын олылаучы мәңге яшь шагыйрь булуы өлкән сыйныф укучылары Зөһрә Әхмәдуллина (Апаз мәктәбе), Фирүзә Рәхмәтуллина (Яңа Кенәр лицее), Алмаз Нуруллин (Ашытбаш), Камилә Насыйбуллина (Наласа), Ралинә Җәләева (Иске Чүриле), Илүзә Гатауллина (7нче мәктәп), республика һәм район конкурслары лауреаты Таһир Исмәгыйлев (1нче мәктәп), Ләйсән Хөсәенова (5нче гимназия) сөйләгән шигырьләрдә дә ачык чагылды.
Укучылар турында аерым гына сөйләп булмый, чөнки һәрберсе талантлы, сайлап алу турын узып финалга килеп җиткәннәр. Биредә чыгыш ясаган һәр укучыга район мәгариф идарәсе Дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли белү үзе бер осталык булса, Аллаһы Тәгалә кайбе-рәүләрне шигырь иҗат итү сәләте белән дә бүләкли. Әлеге сәләтне үстерү өчен нинди җирлек кирәк, әллә шигырь язарга бөтен кешене дә өйрәтеп буламы, дигән сорауларга җавап табу өчен сәхнәгә “Ялкын” журналы мөхәррире, якташыбыз, Ишнарат авылында туып–үскән язучы, публицист Фәрваз Миңнуллинның кызы шагыйрә Йолдыз Миңнуллина чакырылды. Үзенең чыгышыннан соң Йолдыз берничә шигырен укыды һәм якташы Илүзә Гәрәевага китабын бүләк итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова киң җәмәгатьчелеккә районыбызның данын танытуда өлеш керткәне өчен Й.Миңнуллинага истәлекле бүләк тапшырды. Бәйрәм кичәсендә Йолдыз тәмамлаган Казанның 2нче гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина да катнашты. Милләт өчен янып йөргән ханым мондый рухтагы бәйрәмнәрнең милли җанлы балалар тәрбияләүдә йогынтысы зур булуын әйтте.
Укучылар башкаруындагы җырлар кичәгә бәйрәм рухы өстәде. Кичә ахырында зал аягүрә басып “Туган тел”не җырлады.
Тукай теленең бөеклеге буыннан–буынга күчә, аның дәрәҗәсе еллар үткән саен арта бара, тирәнрәк аңлашыла сыман. Туган телебез белән бергә Тукаебыз да мәңгелек!
Розалия САФИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз