Райондашыбыз — Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе!

2013 елның 12 апреле, җомга
Райондашыбыз — Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе!
1 апрельдән 6сына кадәр Оренбургта мәктәп укучылары арасында экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Татарстан командасындагы 16 укучы арасында Лесхоз мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Илназ Шәяхмәтов та бар иде. Команда, уңышлы гына чыгыш ясап, Татарстанга 3 җиңүче һәм 6 призчысы белән кайтты. Ә якташыбыз Илназ — җиңүче! Быелгы экология һәм тирә–як мохитне саклау елында Илназның Россия күләмендә җиңү яулавы мәктәп өчен генә түгел, район өчен дә горурлык.
Соңгы елларда Лесхоз мәктәбе укучылары экология буенча Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүче яисә призлы урыннарга лаек булалар. Мондый күренеш мәктәпнең традициясенә әйләнде дисәң дә ялгыш булмас. Уңышларда мәктәпнең биология һәм экология укытучысы Наталья Сафиуллинаның өлеше зур.
Сәләтле райондашларыбызга киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International