Планлы эш таркалмас

2013 елның 12 апреле, җомга
Планлы эш таркалмас
Бозның вакытында киткәнен элек–электән әйбәткә юраганнар. Быел да менә яз соңга кала дип йөргән идек. Табигать апрельнең ун көнендә барысын да башкарырга өлгерде — көне–төне койган яңгырлар карны да күзгә күренеп киметте, елгалар да тулды, бозлар да китте.
Арча метеостанциясендә әйтүләренчә, апрельнең беренче ункөнлегендә 30,1 мм явым–төшем яуган. Айлык норма — 11 мм.
Соңгы көннәрдә температураның түбәнәюе су басу куркынычын киметте, бар да әлегә нормада, ди белгеләр. Уҗымнар да кар астыннан яшел хәтфә булып чыгып килә.
— Тагын берничә көннән “Роса” агрегаты белән тукландыруга керешәбез, — ди “Татарстан” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов.
Җитәкченең кәефе әйбәт — язгы кыр эшләренә кирәкле 141 тонна ягулык, запас частьлар алырга 2,5 млн. сум акча биргәннәр. Минераль ашламалар кайтарту дәвам итә. Техника нигездә әзер, механизаторлар белән проблема булмаячак. Ширкәтнең эш планында болар бар да чагылыш тапкан. Күпьеллык үләннәр, уҗым тырмалауны — 3–5, дым каплатуны 10 көндә төгәлләргә исәплиләр. Чәчүне 7–8 көндә тәмамларга мөмкинлек бар.
9 апрельдә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендә хуҗалыкларның язгы кыр эшләре чорына планнарын кабул итү булды. Җитәкчеләр, баш белгечләр комиссия алдында шул планнарның һәр пунктын яклады, нигезләде.
“Ватан” хуҗалыгының эш планы чәчүлекләрнең структурасын, хуҗалыкның терлек азыкларына, бөртеккә булган ихтыяҗын дәлилләп, аз чыгымнар белән мул продукция җитештерүгә нигезләнеп төзелгән. “Северный” хуҗалыгында да бу мөһим эшкә бик җаваплы караганнар. Һәр төр эшне вакыт кысаларына салып, төгәл исәп–хисап ясап, башкару срокларын күрсәтеп төзегәннәр.
“Ак Барс–агро”, “Кырлай”, “Игенче”, “Мәрҗани”, “Татарстан” ширкәтләрендә дә планнар уйлап, иҗади якын килеп эшләнгән.
Ә менә “Сафиуллин”, “Нива” (элекке “Союз–агро”), “Шиһабеддинов” хуҗалыкларында төпле планнар юк. “Нива” ширкәтендә рапс игү белән шөгыльләнмәкчеләр. Бик үзенчәлекле культура бу, җир әзерләү, саклау, киптерү җайланмалары булмаган килеш моңа алыну файдасыз.
Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе белгечләре күп кенә тәкъдимнәр дә әйттеләр. Иң мөһиме — чәчүлекләрнең структурасын булдыру, 2013 елда да бөртеккә сорау зур булачак. Азык культуралары составына да игътибар бирү шарт. Минераль ашламалар бу культураларга да кирәк.
Пар җирләрен күп калдырып чүпкә батырып яткырмаска, җәй дәвамында 4–5 тапкыр эшкәртергә. Ачы туфраклы булганнары известьланырга тиеш.
Хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы мәсьәләләрен игътибар үзәгендә тотарга. Орлык агулауда эшләүчеләрнең медицина тикшерүе үтүе мәҗбүри.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International