Бозаулар сәламәт үссен дисәк

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Бозаулар сәламәт үссен дисәк
Яшь терлекләрне тәрбияләү, саклап калу — мөһим мәсьәләләрнең берсе. Сәламәт үрчем алу өчен терлекләрне буаз вакытларыннан ук дөрес тәрбияләү зарур.
Махсус боксларда бозаулатканнан соң 24 сәгать дәвамында бозау анасы белән бергә торырга тиеш. Бу вакыт эчендә сыер боза¬уны ялый һәм шул рәвешле тәненә массаж ясала. Иң әһәмиятлесе — урыннары коры һәм чиста булсын.
Бер тәүлектән соң бозау ачык һавадагы өйчеккә чыгарыла. Аның каршы ягында, алар саф һавада йөрсен өчен, рәшәткәләп алынган мәйданчык булу шарт. Салкын ысул тех¬нологиясе белән үстерелә торган бозаулар¬ны бер өйчектә күпләп тотарга киңәш ителми. Бу үзеннән-үзе бактерияләр үрчүгә һәм төрле авыру чыганакларына җирлек тудыра. Һава температурасы 10 градустан югары булганда, өй эчендә дымлы һава барлыкка килмәсен өчен ишек урынына куелган япкычлар¬ны ачарга киңәш ителә. Ябык булганда бо¬зауларның тиреләре юешләнә, алар төрле авыруларга тиз бирешүчәнгә әйләнәләр.
Яңа туган бозауларга угыз һәм сөтне дөрес итеп эчерү аларның сәламәтлегендә уңай чагыла. Беренче тапкыр угызны бозау туганнан соң 1–1,5 сәгать вакыт үткәч эчерәләр. Угыз аксымнары арасында альбуминнар һәм глобулиннар өстенлек итә. Бозауларга үзвакытында эчерткәндә антитәнчекләр тулысынча үзләштерелә һәм канга сеңә. Буаз сыерларга түбән сыйфатлы азык ашатылганда угыз сөтендәге антитәнчекләр 6-9 сәгатькә кадәр генә саклана¬лар. Ә яңа туган бозауның вакыт узган саен угызны үзләштерү сәләте кими. Бер айга кадәр сөт көнгә 3-4 тапкыр бирелә, аннан соң икегә калдырыла. Яшь терлек организмында матдәләр алмашынуын нор¬мальләштерү өчен туганнан соң 6-7нче көнендә печән яки дару үләннәре суы (1-1,5 исә¬беннән), 12 көннән соң мик-роэлементлар кушылган тозлы җылы су бирелсә яхшы була. 6-8нче көннәреннән үк яхшы сый¬фатлы печән, вакланган үлән һәм концентрат азык¬лар да бирә башларга мөмкин. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бозау эчәк¬ләрендә нормаль шартларда да микроблар була. Алар азык эшкәрткәндә уңай роль уйнасалар да, ашатуда ким¬челекләр булганда үзләрен бик тиз сиздерәләр һәм, йогышлыга әйләнеп, бозаулар арасында күпләп авыру барлыкка килергә мөмкин. Аннан котылу юлы бер генә: яшь терлекләрне әлеге профилакторийдан чыгарырга кирәк. Менә шушы проблемалар¬ны уңай хәл итү өчен һәр хуҗалыкта буш профилакторийлар булдыру мөһим. Торакта уңай микроклимат тудыру белән беррәттән, бозауларны үтәли җилдән сакларга киңәш ителә. Ишек, тәрәзә, такта стена араларында ачык-тишекләр булмасын. Шулай ук торакларга тиеш¬ле дезинфекция үткә¬релмәү дә төрле авырулар чыганагы булып тора. Сәламәт терлек үстерүдә ветеринария-санитария та¬ләпләрен төгәл үтәү¬нең әһәмияте гаять зур. Йо¬гышлы авыруларга каршы профилактика үткәрү максатыннан терлекләргә мал табиблары тарафыннан 3 айга кадәр 11 төрле прививка ясала. Яшь терлектән мул сөтле яхшы сыер әзерли алу–алмавыбыз үзебездән тора.
Ринат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
«Россельхознадзор» идарәсенең өлкән
инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International