Казанда Универсиада–2013 спорт уеннары башланырга өч айдан да азрак вакыт калып бара.

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Казанда Универсиада–2013 спорт уеннары башланырга өч айдан да азрак вакыт калып бара.
Июльнең 6сыннан 17сенә кадәр барачак ярышларда уеннар үткәрү өчен кирәкле биналарны төзүдә республикадагы барча төзелеш оешмасы актив катнаша, шул исәптән безнең район төзүчеләре дә.
“Универсиадада дөньяның 130 иле һәм 10000нән артык спортчы катнашыр дип көтелә, — ди оештыручылар. — Ләкин бу саннар бүгенге көнгә исәпләнгән, киләчәктә үзгәрергә дә мөмкин”.
Быел Россиядә самбо көрәше белән шөгыльләнә башлауга 75 ел тула. Шул уңайдан әлеге төр ярыш беренче тапкыр Универсиада программасына кертелгән. Халкыбызның куәтен, көчен чагылдырган милли көрәш тә, Универсиада Казанда узу сәбәпле, быел тәүге мәртәбә программага кергән. Апрель башында республикада узган бил алышуларның нәтиҗәсе буенча Универсиадада милли көрәш буенча Россия җыелма командасында Татарстаннан кемнәр катнашасы да билгеле. Ә башка төр ярышлар буенча катнашучыларның исеме уеннар башланырга өч атна кала билгеле булыр, дип вәгъдә итәләр. Ул исемлекне Интернет челтәре аша белеп булачак. Барлык төр ярышларда Татарстаннан 97 спортчы катнашуы көтелә. Кем белә, бәлки шулар арасында безнең райондашларыбыз да булып, илебезнең данын күтәрүдә аларның да өлеше керер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International