Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Генерал белән очрашу
2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Генерал белән очрашу
Татарстанның хәрби комиссары, генерал–майор Сергей Погодин, республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская районга хәрби хезмәткә алынасы егетләр белән очрашуга кайтты.
Ул балалар сәнгать мәктәбендә үтте. Очрашуда район башкарма комитеты җитәк-чесе, хәрби хезмәткә алынучылар комиссиясе рәисе Илшат Галимуллин, республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов катнашты.
Генерал–майор Сергей Погодин безнең районда 2010 елда булган иде. “Өченче ел инде менә шушы формада булачак солдатлар белән очрашу үткәрәбез”, — диде ул. Арча муниципаль районы җитәкчелегенең җылы мөнәсәбәттә булганнары һәм армиягә лаеклы, ышанычлы егетләр әзерләүләре өчен рәхмәтле булуын әйтте. “Егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча Арча иң яхшы районнарның берсе, — дип ассызыклап үтте Сергей Погодин. — Сезнең солдатлар армиядә әйбәт хезмәт итә”.
Гади солдат өчен генерал–майор биргән бәя олы бүләккә тиң. Алга таба да егетләребез ышанычлы Ватанны саклаучылар булырлар, дигән теләктә калыйк. Очрашудан булачак солдатлар күп мәгълүмат алды. Сергей Погодинның үзе белән кыскача таныштыруы кызыклы иде. “Армиядә 40 ел хезмәт иттем, — диде ул. — Илнең барлык почмакларында, чит илләрдә дә булырга туры килде. Ике хәрби академия тәмамладым. Хәрби хезмәтнең барлык баскычларын үттем”.
Хәрби хезмәттәге шәхси үрнәк ир-егет өчен көчле тәрбия. Лаеклы хәрби юл үткән генерал–майорның очрашуга кайтуы яшьләр өчен тәэсирле булды. Ул башта хәрби округлар, гаскәрләр һәм заманча техника турында сөйләде. Көнчыгыш (үзәге Хабаровск), Көнбатыш (Санкт-Петербург), Көньяк (Ростов–на–Дону), Үзәк (Екатеринбург) хәрби округлары барлыгы, безнең солдатларның нигездә Үзәк хәрби округта хезмәт итүләре әйтеп үтелде. Фильм аша егетләр хәрби коралларның яңа югары технологик үрнәкләре белән танышты. “Мондый техника булганда бернәрсә дә куркыныч түгел, — диде генерал–майор. — Әмма техника белән идарә итәргә булдыклы һәм белемле яшьләр кирәк”.
Республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская чыгышын, кемнең үзе теләгән җирдә хезмәт итәсе килә, дигән сораудан башлады. Ул һәркемнең үзе теләгән частьта армия хезмәте үтә алуын әйтте. Ел саен 10 декабрьдә Кеше хокуклары көне билгеләп үтелүе турында да искә төшерелде. “2012 елда язмача һәм телефон аша төрле мәсьәләләр буенча 2500 мөрәҗәгать керде, — дип сөйләде Сәрия Сабурская. — Шуның 119ы, ягъни 4,84 проценты хәрби тема буенча”. “Кайнар элемтә” телефонына шулай ук хәрби хезмәткә кагылган шалтыратулар булуы һәм алар арасындагы шикаятьләрне дә тикшерергә, ачыкларга туры килүе һәм кайберләренең раслануы, тиешле чаралар күрелүе хакында да мәгълүматлар әйтелде. Әлеге вәкилнең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятовка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоны: 3-28-45.
Булачак солдатларның сәламәтлек мәсьәләсе дә күтәрелде. Армиягә алынганнан соң да хәрби хезмәттән солдатны сәламәтлеге буенча кире кайтарып җибәрү очраклары бар. Малайларны кечкенәдән физик һәм әхлакый яктан чыныктырып үстерергә кирәклегенә басым ясалды.
Сәрия Сабурскаяның армиягә яңа алынучы егетләрне хәрби частька кадәр озата баруын видеофильм аша каравы кызыклы булды. Аның Татарстан егетләре хезмәт иткән частьларда булып, хәлләрен, ничек хезмәт итүләрен сорашып, уңай җавап алу күренешләре дә дулкынландыргыч иде.
Армиядә хәзер ашханәләрдә солдатлар түгел, махсус пешекчеләр эшләве, видеокүзәтүләр оештырылуы, кер юу машиналары куелуы, бушлай кесә телефоннары бирелүе — болар бар да солдат бары тик хәрби хезмәт белән генә шөгыльләнсен, ышанычлы Ватанны саклаучы булып өлгерсен өчен эшләнә.
Очрашу күңелле котлау мизгелләре белән тәмамланды. Генерал–майор Сергей Погодин Татарстанда хәрби комиссариатлар оешуга 95 ел тулу уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинны, республикада иң яхшы хәрби хезмәткә алынучылар комиссиясе рәисе буларак, Мактау билгесе белән бүләкләде.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз