Узган шимбәдә Арча шәһәрендә өмә үткәрелде

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Узган шимбәдә Арча шәһәрендә үткәрелгән өмәдә педагогика көллияте, 5нче гимназия, агросәнәгать көллияте филиалы, 1, 2, 3, 5нче балалар бакчалары бик актив катнашты.
Социаль яклау идарәсе коллективы Арча — Яңа Кенәр юлы буйларын чүп–чардан чистартты. ЗУЭС хезмәткәрләре беркетелгән территорияне тәртипкә китерде.
Шәхси хуҗалыклар арасында да капка төпләрен, йорт тирәләрен үрнәк хәлгә китерүчеләр бар.
— Мондый өмәләр даими үткәреләчәк, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиев. — Һәр оешма, предприятиенең нәрсә эшләргә тиешлеге билгеле, берәү дә читтә калырга тиеш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International