Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ел да балкы, “Балкыш”!
2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Ел да балкы, “Балкыш”!
Республика ветераннар советы өлкән яшьтәгеләрне иҗатка җәлеп итү, үзешчән сәләтләрен үстерү, җәмгыять тормышында активлыкларын тагын да арттыру максатыннан республика ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” фестивален үткәрә. Фестивальнең зона бәйгесе менә инде ике ел рәттән Арча Мәдәният йортында уза.
Быел да бирегә Арча, Әтнә, Биектау, Лаеш, Балык Бис-тәсе районнарыннан үзешчән ветераннар осталыкларын күрсәтергә җыелды.
Яңа Кенәр, “Колос”, Лесхоз мәдәният йортларында узган сайлап алу турларында һәр авыл җирлегеннән ветераннарыбыз катнашып, жюри тарафыннан сайлап алынды һәм 29 мартта иң яхшы номерлар район Мәдәният йортында тамашачыга һәм жюрига күрсәтелде.
Фестивальнең зона бәйгесен Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина ачып, ветераннарга тырыш, актив булулары өчен рәхмәтләрен җиткерде, хәер–фатыйхасын бирде, уңышлар, сәламәтлек теләде. Арча ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев күрше районнарны сәламләп, һәр катнашучыга шулай ук изге теләкләрен әйтте.
Составы халык артистларыннан торган жюрига эшнең иң авыры калды: халык талантлары арасыннан май һәм октябрь айларында Казанда узачак гала–концертка иң яхшы башкаручыларны сайлап алырга кирәк.
Башка районнардан аермалы буларак, арчалылар мондый бәйгеләргә аеруча җаваплылык тоеп әзерләнә. Оештыручылар зона бәйгесенең икенче ел рәттән Арчада узуын да нәкъ менә арчалыларның булдыклылыгы, биредәге оештыручанлыкның югары дәрәҗәдә, ветераннарның әзерлеген башкаларга да үрнәк итеп күрсәтерлек булуына бәйле дип аңлаткач, күңелдә горурлык хисләре уянды.
Арчалыларның чыгышы Ташкичү авыл җирлегенең “Сөлге сукканда” фольклор күренеше белән башланып китте. Эчтәлеге спектакльгә тиң күренештә алар яшьлек-ләренә кайтып җырлады, биеде, үзләре иҗат иткән шигырьләргә дә урын булды. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Розалия Насыйбуллинаның иҗади күңелле булуы ветераннарга да “йоккан”, алар һәр бәйрәм чарасында актив катнаша. Бәйгегә көч сынашырга килгән ветераннарыбыз җырлаучылар гына түгел, чын җырчылар икән! Әнә, Иске Төрнәледән Тәлгать Бәдгыев үзе гармунда уйнап, халкыбызның “Озату” җырын үзәкләрне өзә торган моң белән башкара. Мөрәледән 38 ел сыер савучы булып эшләгән Нәзирә Фәйзрахманованың моңында чишмә тавышы ишетелә сыман. 85нче яшен ваклаучы Фәния Халитова “Казан сөлгесе”н башкарганда залда күпләр “ах” итеп утыргандыр. Мөрәледән Халидә Газизова (“Әйткән идең”), Кыснадан Рәшит Шәвәлиевнең “Илкәем”, Шушмабаштан Нурия Һадиеваның “Ике аккош”, вокал дуэт (Фирая Батыршина, Әнисә Хәтмиева), “Яшь йөрәкләр” (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина), “Рус җыры” ансамбльләре башкаруындагы җырларга өлкәннәрнең үткән гомере, яшьлеге, күңел дәрьясындагы шатлык–куанычлары, сагыш–моңнары сыйган. Сугыш узган җирләрдән мең чакрымга якын патриотик юл үткән Луиза Садыйкова Ф.Кәримнең “Партизан хатыны” шигырен сөйләгәндә тәннәрне чемердәтеп, күз алдына дәһшәтле күренешләр килде. Залда күпләр күз яшьләренә ирек бирде ул сөйләгәндә. Фәрхәт Зыятовның “Кыңгыраулы яшел гармун” (Ф.Кәрим) шигыре күңелләргә шатлык хисләре таратты. Өлкән булсалар да, ветераннар яшьләргә биргесез әле. Әнә, ничек җитез хәрәкәтләр белән “Вальс”, “Тау марилары” биюләрен башкаралар! Район ветераннар советының “Кашыкчылар” ансамбле, Альберт Гайнетдиновның гөсләдә халык көйләренә тезмә башкаруы милли рухыбызны, үткәндә калган гореф–гадәтләребезне бүгенге көнгә алып кайтты.
Фестиваль кунагы — ТР ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков бәйгедә актив катнашкан ансамбль, төркем җитәкчеләренә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды, фестивальдә катнашучыларга изге теләкләрен ирештерде.
“Өлкәннәр фестивальдә катнашырга газета–радиода яңгыраган игъланнар аша үзләре теләп килде. Райондагы барлык талантлы ветераннарны җыйсак, биш көн концерт куярлык үзешчән-нәребез бар. Быел катнашмаганнарын киләсе елларда күрү мөмкинлеге булачак”, — ди район ветераннар советының мәдәни эшләр буенча җаваплы Равил Габдрахманов.
Халык арасындагы талантларның яшеренеп ятуына юл куймас өчен бу бәйгенең оештырылуы изге ниятле чара. Киләчәктә катнашучыларның саны тагын да күбәер, ә узганнарында чирканчык алганнары инде сәхнәнең тәмен белеп, милли мәдәниятне баетуда зур өлеш кертерләр. Бәйге озын гомерле булып, бүген катнашучыларның иҗат шәҗә-рәләрен оныклары да дәвам итәргә язсын.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз