Яз елны хәл итә

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Яз елны хәл итә
13 апрельдә ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов торак–коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә яхшы әзерлекле кешеләр генә эшләргә тиеш, дип белдерде. Бу мәсьәләгә иң җитди игътибар бирелергә тиеш.
Президент ныклап төзекләндерү өчен халык түли торган акчаның беркая да юкка чыкмаячагын әйтеп үтте, алар туплап барыла һәм вакыт җиткәч бары тик шушы йорт өчен генә тотылачак.
Фельдшер–акушерлык пунктлары, клуб, мәктәпләр ремонтының сыйфаты югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Аларны яхшы хәлдә тотарга. “Булган әйберне сакларга кирәк!” — диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелектә беренче квартал нәтиҗәләренә йомгак ясады. Өч айда 26,3 млрд. сумлык тулай продукция алынган. Бу узган елның шул чорындагыдан бераз артык. Моңа бәяләр исәбенә түгел, ә сөт һәм ит җитештерүне арттырып ирешелгән. Әмма терлекләрнең сакланышы борчылу тудыра: беренче кварталда 6 меңнән артык мөгезле эре терлек, 30 меңләп дуңгыз үлгән. “Язгы кыр эш-ләре чорында терлекчелеккә игътибар кимергә тиеш түгел”, — диде министр.
Республиканың күпчелек районнарында язгы кыр эшләре башланды, әлегә һава шартлары гына тоткарлап тора. Якындагы көннәрдә кискен җылыту көтелә.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәне дәвам итеп, барлык объектларда да яхшы сыйфат булырга тиешлеген искәртте.
Экология икеайлыгында ныклап эшләргә. Республика киңәшмәсендә күтәрелгән мәсьәләләр безнең район өчен дә бик мөһим, алар буенча тиешле нәтиҗә ясарга, чаралар күрергә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов үзенең чыгышында кайбер хуҗалыкларда техника ремонты буенча хәлләрнең шәптән булмавын әйтте. “Арча” ширкәтендә — 5, “Мәрҗани” ширкәтендә 4 чәчү комплексының берсе дә әзер түгел. Каяндыр китерелгән кешеләргә ышанып эшләп булмый, үзебезнең квалификацияле кадрларны булдырырга. “Арча” ширкәтендә бүгенге көндә — 15, “Мәрҗани”дә — 10, “Акчишмә”дә 5 тракторчы җитми. Оешма, предприятиеләрдән ярдәмгә кешеләр җибәреләчәк. Әмма бу хәлдән чыгу юлы түгел.
Минераль ашламалар кайтару график буенча бара. Ягулык–майлау материаллары да ташламалы бәяләр белән бирелә.
Орлыкларны агулауга быел аеруча игътибар бирелә. “Игенче” ширкәтендә шушы мәсьәләгә багышлап укулар оештырылды. 17 апрельдә һәр хуҗалыкта тикшерү үткәреләчәк.
Кукуруз, көнбагыш орлыгы булмаган хуҗалыклар да бар, аларны кайтартуны тизләтергә кирәк.
Районның биш хуҗалыгында гына сөт саву арту ягында. Иң яхшы дип исәпләнгән хуҗалыкларда да бозаулар зәгыйфь туа (үрчемне саклау буенча белгеч киңәшен 2нче биттә укыгыз). “Вамин” хуҗалыкларында рацион ярлы, нибары 1 килограмм фураж бирелә, силос, сенаж сыйфатлы түгел. Аларда терлекләр ябыга бара.
Хәзер бердәнбер юл — мөмкин булуга яшел азыкка күчү. Лагерьларны әзерләп куярга.
Терлекчелектәге хәлләрне төзәтү өчен игенчелектә җиң сызганып хезмәт итәргә кирәк булачак. Матур җәйләр килсен дә, мул уңышлар җыйнап алырга язсын инде. Аңа кадәр язгы чәчүләрне әйбәт срокларда, яхшы сыйфат белән башкарасы бар. Орлыкларны тиешле кондициягә китерү шарт. “Игенче” ширкәтендә баш агрономнарны, орлык агулау машиналарында эшләүчеләрне җыеп әнә шул турыда сөйләштеләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов куела торган таләпләрне җентекләп аңлаттылар.
—Бүгенге көндә орлыкларны чәчүгә әзерләүнең соңгы стадиясе — аларны сыйфатлы итеп, орлыклар аша күчә торган төрле гөмбә авыруларына каршы агулап кую, — диде Әхмәт Хәкимҗанов.
Орлыкларны агулаганчы лабораториядә аларның авырулар белән күпме күләмдә зарарлануы ачыклана. Шуннан соң нинди препарат белән күпме күләмдә эш-кәртелергә тиешлеге билгеләнә. Дөрес агулау өчен техниканың көйле булуы мөһим. Түбән Пошалымда, Яңасалада, Шурабаштагы 15–20 ел элек кайткан машиналар белән дөрес агулап булмый. “Ак Барс–агро”, “Курса МТСы”, “Игенче” ширкәтләрендә яңа машиналар алып бик дөрес эшләделәр.
Агулаганда һаваның температурасы +5 градустан ким булырга тиеш түгел. Су йомшак булырга тиеш. Тагын бер мөһим шарт — кешеләр сәламәтлегенә зыян китермәслек итеп эшләү.
Уңыш менә шундый мәшәкатьләрдән тора инде ул.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International