Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Изгелек мең бәладән коткара
2013 елның 19 апреле, җомга
Изгелек мең бәладән коткара
Эшләгән изгелегең үзеңә игелек булып кайтыр, диләр. Мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре күрсәткән изгелекне әйтеп кенә бетерерлек түгел. Алар өлкәннәрне дә игътибар үзәгендә тота, балаларның да күңелләрен күрә.
“Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында үзәкнең мәрхәмәтле хезмәткәрләре төрледән–төрле чаралар оештыралар. Алар белән безне Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова таныштырды.
— Бу көннәр кысаларында без ярдәмгә, кечкенә генә игътибарга лаек булган берәүне дә читтә калдырмыйбыз. Күп балалы, аз керемле, тулы булмаган, социаль яктан имин булмаган гаи-ләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Планетабызны саклыйк” дигән фоторәсемнәр бәйгесе, Татарстан Республикасы Экология министрлыгы Төньяк территориаль идарәсенең экологик тәрбия буенча белгече Фирдәвес Латыш катнашында экология дәресе, 6–7 яшьлекләр өчен “Дус яшик” дигән рәсемнәр бәйгесе һәм башка чаралар үткәрелде.
Ярдәмгә Мәрхәмәтлек үзәге каршында эшләп килүче Җәмилә Яруллина җитәкчелегендәге волонтерлар да килгән. Арчада яшәүче ике инвалид баланы алар үз “кул асларына” алганнар, даими яннарына барып йөриләр. Ә күптән түгел “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат–йортта концерт куйганнар.
— Аздан гына да күңел була бит, — ди Руфия Баһаветдинова. — Шуны күздә тотып, бәйгеләрдә катнашкан бер генә баланы да буш кул белән җибәрмәскә тырышабыз. Ә бүләк алу өчен акчаны үзебез дә “эшләп” табабыз. Изгелек атналыгы кысаларында барлык хезмәткәрләр кәгазь җыеп тапшырдык, җыелган аз гына булса да акчаны бүләкләр өчен файдаланабыз. Шул ук волонтерларыбыз “Чиста йорт” акциясе кысаларында өлкән яшьтәге Асия Газизова янына барып, өен җыештырдылар, кар тараттылар. Социаль хезмәткәрләребез үзләре ярдәм күрсәткән әби–бабалары күңелләрен күрәләр, өлкән-нәрнең теләгән ризыкларын пешереп сыйлыйлар.
Мәрхәмәтлек үзәгендә үз чәчтарашханәсе булу да уңай. Фәридә Газизова биредә җиде ел эшли. Осталыгы өчен генә түгел, һәрберсенә карата мөлаем, ягымлы булганы, сүзләрен тыңлап, киңәшләшеп эшләгәне өчен дә клиентлары аны ихтирам итә.
— Безгә кем тели, шул керә ала. Барысына хезмәт күрсәтәбез, — ди Фәридә Газизова. — Һәр көн 8дән 16 сәгатькә кадәр эшлим. Чәршәмбе көннәрендә йөри алмаган инвалидларның өйләренә барып хезмәт күрсәтәм. Мәрхәмәтлек үзәге белгечләре белән авылларга да чыгам. Түләү дә бездә күпкә арзан, 50 сумнан 90 сумга кадәр. Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга бушлай хезмәт күрсәтелә.
Бер ел инде Мәрхәмәтлек үзәгендә сенсор бүлмәсе эшли. Психологлар Гөлнара Борһанова һәм Инна Нурмиева балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә музыка, ярым караңгылык, төрле утлар, исле шәмнәр, сүзләр һәм башкалар ярдәмендә тренинглар үткәрәләр. Бирегә теләге булган һәркем килә ала.
— Изгелек атнасында һәркем үз өлешен кертә ала. Кирәкмәгән кием–салымнарыгыз (әлбәттә, юылган булсын), китаплар, мебель һәм башка кирәкмәгән әйберләрегезне Мәрхәмәтлек үзәгенә 28 кабинетка китерә аласыз, — ди Руфия Баһаветдинова. — Алар сезгә кирәкми, ә кайберәүләр шуңа мохтаҗ. Изгелек мең бәладән коткара, диләр. Әйдәгез, мохтаҗларга бергәләп ярдәм итик.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 24 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 25 апрель
25 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә: төнлә урыны белән 15-17 м/с, көндез 16-21 м/с (Казанда көндез 16 м/с кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар хәзер йорт хайваннарын почтада талпан тешләүдән саклый ала
Быелдан башлап республиканың барлык почта бүлекчәләрендә этләрне һәм мәчеләрне талпан тешләүдән иминиятләштерергә мөмкин. Иминият программасы» хайваннар өчен Антиклещалар " дип атала һәм талпан активлыгы белән бәйле иң актуаль сезонлы куркынычларны каплый. Иминият яклавы кирәкле ветеринария чараларының тулы исемлеген үз эченә ала: терлекне тешләгәннән соң карау, клиникада талпан алу, мондый юл белән йога торган авыруларны диагностикалау, шулай ук алга таба дәвалау. Түләүне алу өчен иминият компаниясенә ветклиникадан расланган документлар, хезмәтләр өчен түләү турында чеклар һәм банк реквизитлары җибәрү дә җитә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 22 апрельдә 08 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 23 апрель
23 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.
21
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 21 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 22 апрель 22 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Бозлавык вакытында: Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз