Бәла–казасыз гына

2013 елның 19 апреле, җомга
Бәла–казасыз гына
2013 елның өч аенда районда 8 янгын очрагы булды, утта бер кешенең гомере өзелде, ике кеше зыян күрде.
Янгын килеп чыгуның төп сәбәпләре түбәндәгеләр: ут белән саксыз эш итү; җылыту мичен, электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү; тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү; изоляциянең саклау сыйфатын югалткан яисә зыян килгән электр-үткәргеч куллану.
Күпчелек кешеләр акча җитмәүгә сылтау ясый. Җылыту мичен сылап акларга, мич авызы алдына идәнгә калай кадаклап куярга, чынлап та, зур чыгымнар кирәкме икән? Балчык белән акбурны да табарга була.
Янгыннарның күп очрагы электрүткәргечләрнең кыска ялганышы нәти-җәсендә килеп чыга. Кайбер гражданнар электр счетчикларындагы пробкалар ата дип зарлана, шуңа күрә пробка урынына калын чыбык (жучек) куялар, шуның белән үзләренең электр-үткәргечләрен кыска ялганыштан саклаусыз калдырылар. Пробка янасы урынга электрүткәргечләр яна. Бу аяныч нәтиҗәләргә китерә.
Исегездә тотыгыз, янгынны кисәтү сүндерүгә караганда җиңелрәк!
И.МӘХМҮТОВ,
янгын күзәтчелеге инспекторы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International