Хәрбиләргә — компенсация

2013 елның 19 апреле, җомга
Хәрбиләргә — компенсация
“Әфганстан сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга компенсация бирә башладылар, дип ишеттек. Шул турыда аңлатып язсагыз иде”,—дип шалтыраттылар редакциягә. Әлеге сорауга җавап бирү максатыннан район социаль яклау бүлегенең әйдәп баручы белгеч–эксперты Алия Шакирова белән сөйләштек.
— “Хәрби хезмәткәрләрне акчалата тәэмин итү һәм аларга аерым түләүләр бирү турындагы” Федераль Закон (№306, 7 ноябрь, 2011 ел) нигезендә 2012 елның 22 февралендә хәрби хез-мәткәрләргә (шул исәптән әфганчыларга да) компенсация түләү буенча карар кабул ителде. Хәрби хезмәт үткәндә яраланып, инвалидлыкка чыкканнарга 2012 елның 1 гыйварыннан акчалата компенсация бирелә башлады, — дип аңлатты белгеч- эксперт.
— Алия Рәисовна, аңлавымча, инвалид кайсы төркемдә, компенсация күләме дә шуңа карап билгеләнә.
— Әйе, ай саен I төркемдәге инвалидка — 14 мең сум, II төркемдәгегә — 7 мең сум, III төркемдәгегә 2800 сум компенсация бирелә.
— Хәрби хезмәт үт-кәннәр арасында инвалидлыкка чыгучылар төгәлрәк аңласын өчен тагын бер кат әйтеп үтегезче: компенсация кемнәргә бирелә?
— Хәрби хезмәт үткәндә имгәнү, яралану, контузия алу нәтиҗәсендә инвалидлыкка чыгучыларга (монда сүз әфганчылар турында гына бармый) акчалата компенсация каралган. Хәрби хезмәттә инвалидлык алганмы, әллә армия-дән кайтканнан соң инвалидлыкка чыкканмы—анысы әһәмиятле түгел. Ә менә гомуми авырулар буенча инвалидларга бу компенсация бирелми.
— Иң башта кая мөрәҗәгать итәргә?
— Документлар белән безгә, социаль яклау бүлегенә, 10 бүлмәгә килергә кирәк.
— Нинди документлар алып килергә?
— Иң әһәмиятлесе — инвалидлык сәбәбен билгеләгән ВТЭК белешмәсе.
— Вафат булган инвалидларның гаиләләре бу компенсациядән файдалана аламы?
— Вафат булган инвалидның хатыны яки тумыштан инвалид баласы (18 яшькә кадәрле) компенсацияне алырга хокуклы. Хатыны 50 яшь тулса гына яки инвалид булса гына әлеге компенсацияне ала ала. Әгәр дә солдат армия-дә үлгән икән, ул вакытта компенсация әнисенә рәсмиләштерелә. Шулай ук анага 50 яшь тулган булырга тиеш. Алар кулында төп документларның берсе — инвалидның үлүе турында белешмә яки солдатның армиядә вафат булганлыгы хакында рәсми хәбәр булуы зарур.
— Алар компенсацияне тулысынча аламы?
— 50 процентын. I төркемдәге инвалид өчен 7 мең сум, II төркемдәге өчен — 3,5 мең сум, III төркемдәге өчен —1400 сум.
— Компенсация акчасы кайчан бирелә башлый?
— Компенсация, кайчан документлар тапшыруга карамастан, 2012 елның 1 гыйнварыннан исәпләнәчәк.
— Компенсацияне кем билгели?
— Һәр ай саен бирелә торган компенсация акчасы РФның Пенсия фонды аша киләчәк.
— Мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International