Эшне көйләп җибәрергә

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе
Эшне көйләп җибәрергә
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 20 апрельдә муниципаль берәмлекләр башлыклары, шәхси хуҗалыклардан сөт җыйнаучылар белән киңәшмә үткәрде.
— Без бүген районда сөт әзерләүнең торышы турында сөйләшәчәкбез, — диде Алмас Әминович киңәшмәне ачып. — Арча районы республикада иң күп терлек асраучы район. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә — 12, шәхси хуҗалыкларда 6 меңнән артык сыер бар. Шуның кадәр сыер була торып, сөт комбинатының эшләмәве нормаль хәл түгел. Ике йөздән артык кешене эшле иткән, район бюджетына ел саен 5–6 млн. сум салым кертеп барган предприя-тие бу.
Тәүлегенә 250 тонна сөт эшкәртә ала торган комбинат соңгы елларда сөт чистартып озату белән генә шөгыльләнде. 7–8 айдан бирле бөтенләй эшләми.
— Комбинатны яңадан эшләтә башлау фикерен Казандагы хуҗаларыбыз да хуплады, — диде аның яңа директоры Марсель Мотыйгуллин. — Ялдагы кешеләребезгә дә эшкә чакырып язулар җибәрдек. Муниципаль район башлыгы Алмас Әминович та көн саен диярлек эшебез белән кызыксынып тора. Муниципаль берәмлекләр башлыклары, сөт җыйнаучылар белән дә уртак тел таба алырбыз, дип өметләнәм.
Комбинат җитәкчесе сөт кабул итү шартлары турында да сөйләде. Яхшы сыйфат белән тапшырылган сөтнең бәясе дә әйбәт булачак. Яңа директор акчаны да вакытында түлибез, дип тора. Элеккеге кебек кәкре каенга терәтүләр дә булмас дип ышандыра. Сөт җыйнаучылар ул алдашуларның мисалларын сөйләп тә күрсәтте. Халыкка түлисе акчаны да район җитәкчелеге тотынгач кына түләп бетерделәр.
— Без үзебездән торганны эшләячәкбез, — диде Марсель Мотыйгуллин. — Сөт җыючыларга түләнми калган хезмәт хакы буенча бурычларны да түләп бетерәбез. Сөт җыючылар, авыл җирлекләре башлыклары кергән комиссия төзибез, килеп туган мәсьәләләр, бәя үзгәртүләр бары тик киңәшеп кенә эшләнәчәк, акчаны көнаралаш түләп торачакбыз.
Яңа җитәкченең менә шулай ачыклыгы, икенче якны да тыңлый белүе үзе үк өмет уята, аңа уңышлар теләргә генә кала.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров комбинатны эшләтә башлау, киләчәктә тотрыклы эшләвен тәэмин итү өчен бөтен ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Үзебездә җитештерелгән продукцияне үзебездә эшкәртү район өчен дә файдалы. Эш урыннары, бюджетка керем, районның ныклыгы арта дигән сүз.
Соңгы елларда районда шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча күп нәрсә эшләнә. Өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга ташламалы бәяләр белән 300дән артык саву аппараты бирелде. Аларны бирү дәвам итәчәк. Элек–электән халык сөтне Арча сөт комбинатына тапшырып килде. Тәртипле җитәкчеләр беркайчан да халыкны, сөт җыючыларны рәнҗетмәде. Кызганычка каршы, берара шушы көйләнгән эшне бозып ташладылар. Яңа җитәкчелек менә шушы югалган ышанычны яңадан торгызырга тели.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International