Сыерларның гомере ник кыска?

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе
Сыерларның гомере ник кыска?
19 апрельдә Арча районының “Курса МТСы” базасында терлекчелек мәсьәләләре буенча зона семинар–киңәшмәсе булды.
Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Теләче, Питрәч районнарының хуҗалыклар җи-тәкчеләре, белгечләр катнашты.
Семинар–киңәшмәне Нәҗип Хаҗипов ачты. Кунакларны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров тәбрикләде, уңышлар теләде. Нәҗип Хаҗипов беренче кварталдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, бурычлар куйды. Төп бурыч — югары сортлы сөтне 95 процентка җиткерү. Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында яхшы сыйфатлы, мул продукция җитештерә торган хуҗалыклар гына яши ала. Мәсәлән, безнең районның бер сыердан 7,6 килограмм гына сөт сауган “Акчишмә” ширкәтен анда көтеп тормыйлар икән.
Министр урынбасары иң гади ысулларны кулланып кына да сөт савуны арттырып булуын мисаллар белән аңлатты. Безнең районның “Кырлай” ширкәтендә белгечләр сыерларга җылы су биреп тәҗрибә ясап карыйлар. Берничә көн эчендә сөт 1,4 килограммга арта! “Курса МТСы”нда да яңа фермада суны җылытып эчертәләр, нәтиҗәләр шулай ук әйбәт. “Сыер җәйге айларда көнгә — 130, кышын 80–100 литр су эчә, — диде Нәҗип Хаҗипов. — Бер елга 30–40 тоннага җыйнала бу. Су сыйфатлы да, җитәрлек тә булырга тиеш. Аны тәүлеккә 6–8 тапкыр эчерергә”.
2020 елга кадәр терлекчелекне үстерү программасында 2016–2020нче елларда сөтнең майлылыгын 3,8 процентка җиткерү, 100 сыердан 80 бозау алу һ.б. билгеләнгән. Күрсәткечләрнең берсе генә ким булганда да дәүләт ярдәме күрсәтелмәячәк.
Төп күрсәткеч — сыйфат. Семинарда сөтне чистарту алымнары күрсәтелде. Сыйфатсыз, маститлы сөтне бозауларга да эчерергә ярамый.
Сыерларның гомере кыска, аларның күбесе иң күп сөт бирә торган яшькә барып җитә алмый. Азыкның сыйфаты начар, технология таләпләре үтәлми. Кайбер фермаларда сыер савучыларның көндәлек эшен тикшергәннәр. Гаҗәеп картина ачылган: саву аппаратлары сөтне савып бетергәч тә эшләп утыра, терлекче бу вакытта я телефоннан сөйләшә, я көнбагыш чиртә...
Семинарда белгечләр бик үтемле итеп сыйфатлы азык әзерләүнең мөһимлелеген аңлатырга тырыштылар: сыерны әче азык үтерә! Хуҗалыкта азык әзерләү буенча бер җаваплы кеше булырга тиеш. Күп кеше җаваплы булганда ул җавапсызлыкка әверелә.
Сөйләшү хуҗалыкның яңа төзелгән фермаларында дәвам итте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International