Уҗымнар сый ала

2013 елның 26 апреле, җомга
Уҗымнар сый ала
25 апрельгә район хуҗалыкларында 25242 гектардагы күпьеллык үләннәрнең — 8536, 22601 гектардагы уҗымнарның 7232 гектары тукландырылды. Күпьеллык үләннәрнең — 7120, уҗымнарның 1144 гектары тырмаланды.
“Игенче” ширкәтендә 2500 гектардагы уҗымнар иң әйбәт вакытта өстәмә сый алды. Бу эшкә һәр елны “Туман” агрегаты белән Илнур Габдрахманов керешә, быел да ул сменага 300 гектар җиргә ашлама кертте. Барысы 2000 гектарга якын эш башкарды инде. 24 апрельдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов аңа политсовет секретаре Алмас Назировның Рәхмәт хатын, акчалата премия һәм вымпел тапшырды.
Хуҗалыкта зәп һәм пар җирләрен тырмалауга керештеләр. Садыйр Әхмәтҗанов, Фәнил Дәүлиев “МТЗ–1221”, Илдар Исмәгыйлев “Нью–Холланд” тракторлары белән дым каплаталар.
Юл уңаеннан сорт сынау участогына да тукталдык. Мөдир Фәнис Зарипов уҗымнарның кышлавыннан канәгать.
— Арышның — 15, көзге бодайның — 32 сортын чәчкән идек, — ди ул. —Татарстанда, Мәскәүдә, Пензада чыгарылган сорт-лар әйбәт кышлаган. Безнең шартлар өчен арыш иң ышанычлысы инде.
— Көзге рапс чәчеп чыгым тотып маташмаска кирәк, — ди белгеч. — Бездә кышлап чыга алмый ул.
Ә менә рапс семьялыгыннан булган “Рыжик” дигән культура әйбәт чыккан.
Күпчелек хуҗалыкларда язгы кыр эшләре темпы начар түгел. Әмма “Нива”, “Шиһабеддинов”, “Сафия” ширкәтләрендә оешканлык сизелми.
— Өч һәм аннан да күбрәк елдагы люцерна җирләрен башта дискларга, аннан соң гына тырмаларга киңәш иткән идек, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Шулай эшлә-мәгәндә мүлчә ясап булмый, тырма сызып кына йөри. Кызганычка каршы, моңа игътибар итүчеләр аз.
Орлык агулауның быел нинди әһәмияткә ия икәнлеген аңлату өчен Наласада агрономнар белән махсус укулар да үткәрелгән иде. Әлегә бу эш канәгатьләнерлек түгел, “Вамин” хуҗалыкларында хәтта препаратлар да юк.
Бәрәңгене яровойлаштырырга вакыт!
Безнең районга язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен ташламалы бәяләрдә 2670 тонна ягулык бүленде. Барлык хуҗалыклар аны алабыз дип килешүләр төзеде. Әлегә 1 мең тонна чамасы гына ягулык алынган. Акча табып бүленгән ягулыкны вакытында алмасалар, аны башка районнарга бирәчәкләр.
Юл буйларын чистарту кирәклеге турында искә төшерми булмый. Әтнә, Кенәргә бара торган юллар тирәсе бик күңелсез хәлдә.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International