Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәңге рәхмәтле булырбыз
2013 елның 26 апреле, җомга
Мәңге рәхмәтле булырбыз
Чернобыль һәлакәтендә катнашучылар районның “Мәрхәмәтлек” үзәгенә очрашуга килде. Елга бер тапкыр җыелып, һәлак булганнарны искә алалар. 44 иде алар. Инде 17 генә калганнар. Шөкер, узган ел да шушы составта булганнар. Очрашуда арабыздан киткәннәрнең әниләре, хатыннары да бар иде.
Бүген бирегә килүчеләрне Чернобыль һәлакәте берләштерә. Кеше сәламәтлеге, тереклек өчен бик куркыныч афәт бу. Әмма һәлакәт нәтиҗәләрен кеше кулы тимичә бетереп булмый. Бөтен ил күтәрелгәндә Арча ир–егетләре дә читтә калмый.
“Чернобыльчеләр” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Иске Кырлай авылы егете Илдар Дәүләтбаев Украинада армия хезмәте үтә. Көзен, кайтыр вакыт җиткәч, Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү операциясендә катнаша. Прожекторлар куелган “ЗИЛ-130” машинасында төнлә аэродромда эшли. “Шартлау нәтиҗәләрен җыештыруда катнашкан машиналарны аэродромда зарарсызландыралар, юдыралар иде. Мин прожекторлар белән яктыртып торам, — дип сөйли Илдар. — Күпме зыянлы сулар акты басуларга... Ә бит шартлау урынының үзендә эшләгән райондашларыбыз бар. Сарай–Чокырчадан Исхак Исмәгыйлев, Яңа Кенәрдән Илсур Вәлиев (медале бар), Лесхоздан орденлы Наил Мөсәгыйтов, апрельдә бу хәл булса, майда кайсы “вахта” машинасында зонага кеше ташыган, кайсы территориядә җыештыру эшендә, доза күләмен билгеләүдә катнашкан. Сәрдәбаштан мәрхүм Таһир Сәмигуллин хәтта объектның түбәсендә эшләгән. Арчадан электр белән эретеп ябыштыручы Әмир Насыйров (мәрхүм) каркас җыйган. “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнүче Арчадан Фәнәвил Җәләев, Иске Кишеттән Фәнил Абдуллин, “Ил алдында күрсәткән хезмәтләре өчен” медаленә лаек булган Арчадан Фоат Шәмсиев, “Һәлакәттә булучыларны коткаручы” медале белән бүләкләнүче Рәшит Ибәтуллинны дә әйтеп үтәсе килә. Иске Чүриледән Нәкыйп Мусин, Божадан Салих Зарипов, Арчадан Рафаэль Мөхәммәтҗанов, Утар Атыдан Әнвәр Хәкимов...— берсен дә әйтмичә калдырасы килми”.
Хөкүмәтебез шундый куркыныч зонада эшләргә, радиация һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашырга чакырган икән инде, каршы килмичә ил, халык алдындагы бурычны намус белән үтәүчеләр алдында баш иябез. Тормышларын куркыныч астына куеп, радиациядә эшләүчеләрнең барысы да олы бүләккә лаек. Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Гарифҗанов, ветераннар оешмасы җитәкчесе Альберт Җамалиевның: “Һәр соравыгызны, проблемагызны өйрәнеп, тиешле чарасын күрергә, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз. Законнар мәсьәләсенә килгәндә, бездә юрист бар, килегез, аңламаган сорауларыгызны бергәләп аңлашыгыз”, — дип әйтүләре күңелгә бертөрле җылылык бирә.
Иң борчыганы— радиация һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнар сәламәтлеккә туймый. Алар табиблар тарафыннан аерым игътибарга, шифаханәләрдә дәва, сихәт алырга мохтаҗ. “Элек безнең үзебезнең махсус табибыбыз бар иде, хәзер һәркайсыбыз участок табибына беркетелгән”,— дип тә сагынып искә ала алар. “Күбебезнең шифаханәләргә барган юк”,— дигән зарлар да ишетелде. “Шифаханәләргә юллама алу өчен, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына килеп, ай саен бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең (ЕДВ) бер өлешеннән (бүген ул 100 сум) — шифаханәләрдә дәваланыр өчен каралган акчадан баш тарту өчен гариза язарга кирәк”, — дип аңлатты Пенсия фонды белгече Зөлфия Фәсхетдинова. Дөрес, ай саен бирелә торган түләүләрнең (ЕДВ) тулы җыелмасын алмыйча, социаль пакеттан файдаланучылар да бар. Шифаханәләргә юллама алыр өчен, социаль яклау бүлегенә килеп, гариза язарга кирәк.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ чернобыльчеләргә фатир алырга сертификат бирелүе хакында тулырак мәгълүматны район башкарма комитеты белгече Булат Мортазин бирде. Сертификат алу өчен төп шартларның берсе — фатирда яки шәхси йортта теркәлеп яшәүчеләрнең һәркайсына торак мәйданы 18 кв. метрдан артмаска тиеш. Арадан берәү: “Безнең торак мәйданы зур, әмма шартлар начар, бу очракта нишләргә?”—дигән сорау бирде. “Мондый очракта мәсьәләне торак комиссиясе хәл итә. Әгәр дә, чыннан да, комиссия торак шартларын яхшыртырга кирәклеге турында карар чыгара икән, ул вакытта фатир алу өчен сертификат бирелә”,— дип аңлатты Булат Мортазин.
Радиация һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнар истәлегенә районда һәйкәл яки мемориал такта куелса, мәңге рәхмәтле булыр идек, дигән теләкләрен белдерде чернобыльчеләр.
Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Мәрхүм Әмир Насыйровның әнисе Гайшә апа әрвахлар рухы шат булсын һәм исәннәр иминлеге өчен догалар багышлады.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз