Үсеш юллары билгеләнде

2013 елның 26 апреле, җомга
Үсеш юллары билгеләнде
Район предприятиеләре һәм оешмаларының беренче квартал нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев өч айда башкарылган эшкә анализ ясады, бурычларны билгеләде.
Авыл хуҗалыгы тармагына тукталып, ул терлекчелектә акча кеременең узган елга караганда 5 процент үсешен билгеләп үтте. Агрофирмалар арасында “Татарстан”, “Аю”, “Северный”, “Ватан”, “Ак Барс–агро” ширкәтләрендә терлекләрнең баш саны артты. “Арча”, “Акчишмә”, “Игенче” ширкәтләрендә шактый кимеде.
Районның авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә фермерларның, гаилә фермаларының, шәхси хуҗалыкларның өлеше арта бара.
Сәнәгать предприятиеләреннән “АСПК” акционерлык җәмгыяте җитештерүне 25 процентка арттырды.
Гомумән алганда, беренче квартал нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип бәяләнде, аларны тагын да яхшырту юллары күрсәтелде.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров беренче кварталда алкоголь продукциясе һәм сыра сату мәсьәләләре турында чыгыш ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин киңәшмәдә тикшерелгән мәсьәләләр буенча бурычлар билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International