26 – апрель Г. Тукайның туган көне

2013 елның 26 апреле, җомга
26 – апрель Г. Тукайның туган көне
Батыр йөрәкле шагыйрь
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны, чын мәгънәсендә, милләтнең көрәшчесе дип атап була.
Минем күз алдыма Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев туры сүзле, үткен телле, батыр йөрәкле, милләт җанлы көрәшче шәхес буларак килеп баса. Г.Тукайның иҗатын күпкырлы һәм киңколачлы дәрьяга тиңләргә мөмкин. Шагыйрьнең газет–журналларда басылган шигырьләре милли мәнфәгатьләрне генә яктыртып калмый, ә халыкчан булулары белән дә аерылып тора. Г.Тукай — халык шагыйре. Әдипнең биш томда “Сайланма әсәрләре” дөнья күргән. Шагыйрьнең иҗатында күңел, пейзаж, сәяси, гражданлык лирикаларын очратып була. Әлеге темалар белән беррәттән, әдип дингә чакырып һәм өндәп тә шигырьләр иҗат иткән. Шулар арасыннан “Ана догасы”, “Таян Аллага”, “Кадер кич”, “Кичке азан” кебек шигырьләрен ассызыклап үтәргә кирәк.
Өчиле авылындагы чишмә Г.Тукай исемен йөртә. Шагыйрь 1911 елның декабрендә авырып, Өчиле авылындагы бабасы Зиннәтулланың үги улы Кәбир Әмиров йортында 1912 елның март башларына кадәр яши. Яшәгән дәвердә авылның чишмә суын авыз итеп, тәненә вә җанына сихәт таба. Чишмәнең исеме дә шушы тарихка нисбәтле булып тора. Өчиледә вакытта “Авылда авырып яту” исемле шигырен дә иҗат итә.
Әдәбиятыбыз кояшы булган Тукайның бүген халкыбызның гимнына әйләнгән иҗат җимеше — “Туган тел” шигыре егерме яшендә язылган. Шунысын да әйтергә кирәк: 1906 елда, егерме яшендә, Уральскида чыга торган “Фикер” газетасында әдипнең “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” дигән мәкаләсе дә дөнья күрә. Әлеге мәкаләдә Тукаебыз милләтнең халәтен түбәндәгечә билгели: “Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дус кем, дошман кем — милләт үзе аерыр”. Халкыбызның бөек шагыйре милләтнең киләчәгенә өмет белән караган.
Марат ГАЙНУЛЛИН.
Арча

Йолдызларның иң яктысы
Габдулла Тукай татар шигърияте күгендә кабынган якты йолдызларның иң яктысы булып балкыды да, мәңге сүнмәскә шунда янып та калды. Аның калдырган иҗат мирасы, халыкчан шигърияте, исеме халык күңелендә яши, яшәр һәм яшәячәк тә.
2013 ел Г.Тукайның тууына – 127, вафат булуына 100 ел буларак күңелебездә сакланыр.
Менә кулыбызда 1923 елгы (№72, 6 апрель) “Татарстан” газетасы. Монда сөекле шагыйребез Г.Тукайның вафатына 10 ел тулу уңаеннан Әхмәд Гомәров исемле хәбәрченең мәкаләсе урын алган. Мин аны кирәкле һәм кыйммәтле чыганакка санап газета укучыларга да тәкъдим итәргә булдым. “Ярлы татар гаиләсеннән чыккан, Россиядә реакция хөкем сөргән кара көннәрдә патша һәм аның җәлладлары тарафыннан җәберләнгән, надан халкын яктылыкка, азатлыкка өндәгән бу бөек халык шагыйрен үлгән көнендә искә төшерү, татар дөньясының иҗтимагый һәм мәдәни күтәрелешләрендә аның уйнаган зур ролен яңадан бер мәртәбә көндәлек дәфтәребезгә язып беркетеп кую — һәрберебезнең мәдәни бурычы.
Тукай — халык шагыйре. Ул татар халкының рәссамы, педагог һәм балаларның дусты иде. Тукай — татарның әдәби телен үстерүчеләрнең берсе. Аны һәркем белә иде. Мәктәптә укучы баладан алып, тормышның иң кыен мәсьәләләре хакында фикер йөртергә сәләтле зыялы да Тукайның үлемсез әсәрләрен рәхәтләнеп укый һәм аның әдәби зурлыгы каршында тез чүгә. Ул җәберләнгән халкы өчен армый–талмый эшли. Бөек максатларына ирешү юлында тырыша. Каршында очраган авырлыкларны җиңә. Әйтергә теләгән сүзләрен оста гына әйтә. Халкының моң–зарларын аңлата белде. Халкына ак юл күрсәтте. Шуңа без Тукайны онытмыйбыз, аны хөрмәт итәбез, үз кешебез, дибез”.
Тукай фани дөньяда кыска гына гомер кичерсә дә, халкыбызның сөекле һәм кадерле улы буларак дан һәм хөрмәткә күмелеп тарихта калды. Киләчәк буын да аны шулай зурлап йөрәк түрләрендә мәңге саклар, дип ышанасы килә.
Фәрит САЛИХ.
Арча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International