2020 елдан Вәкаләтле вәкил тарафыннан инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашырыла.
2021 елның 18 июнендә 11.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр дәресе узачак.
Укуларны Татарстан Республикасында (шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә) инвалид балалар белән җайлаштырылган физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру буенча алып барыла торган эш турындагы мәгълүмат белән «Республика спорт-адаптация мәктәбе» ДБУ җитәкчесе Сафиуллина Фәридә Идрис кызы үткәрәчәк.
Укуда катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча язылырга (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (элемтә -Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта конференциягә сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.
Шулай ук түбәндәгене хәбәр итәбез, Сез укулар вакытында җавап алу өчен кыскача соравыгызны (*мөрәҗәгать түгел) Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына алдан җибәрә аласыз.